Зәй офыклары

Кәҗә елыннан ниләр көтәргә?

Көнчыгыш календаре буенча, зәңгәр төстәге агач Кәҗә елында барлык кешеләр тормышында сизелерлек уңай үзгәрешләр көтелә. Кәҗә «зәңгәр каймалы тәлинкәдә» китереп биргәннәрен көтеп кул кушырып утырмаучыларга яхшы мөнәсәбәттә булачак. Эш урыннарын алыштыру, үз бизнесларын ачу яки карьера баскычыннан югарыга үрмәләү исәбенә аларның матди керемнәре артачак. Якынлашып килүче елда күпләр кызыклы тәкъдим...

Көнчыгыш календаре буенча, зәңгәр төстәге агач Кәҗә елында барлык кешеләр тормышында сизелерлек уңай үзгәрешләр көтелә.
Кәҗә «зәңгәр каймалы тәлинкәдә» китереп биргәннәрен көтеп кул кушырып утырмаучыларга яхшы мөнәсәбәттә булачак. Эш урыннарын алыштыру, үз бизнесларын ачу яки карьера баскычыннан югарыга үрмәләү исәбенә аларның матди керемнәре артачак. Якынлашып килүче елда күпләр кызыклы тәкъдим һәм тормыш рәвешен тамырдан үзгәртү мөмкинлеге алачак. Теләсә нинди хәлләргә оптимист күзлегеннән караучы һәм иҗади яктан үсәргә атлыгып торучыларга Кәҗә күп табыш һәм уңыш китерәчәк.
Кәҗә ул шук, яхшы күңелле, әмма бик үҗәт йорт хайваны. Димәк, кыенлыклардан курыкмаучыларны, үзен кыю тотучыларны һәм билгеләнгән максатына ирешергә омтылучыларны яклаячак. Шуның белән бергә Кәҗә иҗатчыл, уен-көлке, бәйрәм яратучан. Димәк, кәефегезне боза торган тормыш ваклыкларына игътибар итмәскә һәм борын салындырып йөрмәскә кирәк. Кәҗә якыннары һәм хезмәттәшләре белән бәхәс-низагтан ерак торучыларга, ялганны һәм икейөзлелекне яратмаучыларга аеруча хәерхаһлы булачак.
Тормышның теләсә кайсы өлкәсендә грандиоз планнар корырга да киңәш итми астрологлар. Үҗәт, кайвакыт киребеткән хайван буларак, Кәҗә бар нәрсәнең астын өскә әйләндереп куярга да бик мөмкин. Идеяләр һәм планнарыгызга үзегез дә шат булмассыз.
Ә менә Кәҗә елында дөньяга аваз салачак сабыйлар стандарт булмаганча фикер йөртүче, төрле ситуацияләрне анализлый һәм алдан күрә белүче, кыен хәлләрдән чыгу юлын табучы затлар булып үсеп җитәчәкләр.
Кәҗә ерак араларга күчеп йөрергә яратмый. Димәк, ерак сәяхәтләр бу ел өчен түгел. Иң яхшысы - инде булган урыннарга бару. Ә экзотик сәяхәтләрне киләчәккә калдыру яхшырак булыр.
Финанс мәсьәләләрендә тотрыклылык күзәтеләчәк. Әмма җиңел акча эшләү уен башыгызга да кертмәгез. Зодиакның барлык билгеләренә дә киеренке рәвештә эшләргә туры киләчәк. Шунсыз керемегезнең артуына өмет итә алмаячаксыз. Кәҗә елында ипотека рәсмиләштерү, кредит алу, зур суммада акча биреп тору яки бурычка алу кулай түгел.
Мәхәббәт мәсьәләсенә килгәндә, 2015 елда мавыгулар, флирт, романтика күп булачак. Җилбәзәгрәк Кәҗә игътибар үзәгендә булырга ярата. Әмма ялгышлык эшләп ташламагыз. Юкса язмышыгыз сезне читләтеп үтәчәк. Энергетика ягыннан көчле булмаган Кәҗә елында үз сәламәтлегеңне кайгыртырга, чыныгырга, физик күнегүләр, зарядка ясарга, спорт белән актив шөгыльләнергә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: