Зәй офыклары

“КҮҢЕЛДӘГЕ УЙЛАР КӘГАЗЬГӘ ТӨШӘ БАРДЫ”

Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Казаков бу көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Үтәшкин авылында туып, кечкенәдән хезмәт белән чарланып үскән егет 1943 елда сугышка алына. 17 яшьлек Василий аның дәһшәтле булуын солдат киеме киеп, кулына корал алгач татый. Җимерелгән Сталинград, Севастополь, Николаев, Грузиянең Гори, Кутаиси, Поти шәһәрләре. Ул Кырымны...

Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Казаков бу көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Үтәшкин авылында туып, кечкенәдән хезмәт белән чарланып үскән егет 1943 елда сугышка алына. 17 яшьлек Василий аның дәһшәтле булуын солдат киеме киеп, кулына корал алгач татый. Җимерелгән Сталинград, Севастополь, Николаев, Грузиянең Гори, Кутаиси, Поти шәһәрләре. Ул Кырымны алуда да катнаша. Кара диңгез флоты морягы Василий Казаковка Алупкада СССР, АКШ, Великобритания союздаш державалар җитәкчеләренең Ялта конференциясенең тыныч узуын тәэмин итүдә катнашу бәхете елмая. 1945 елның языннан исә Севастопольдә 616нчы радиолокация ротасында хезмәт итүен дәвам итә, биредә яшь моряк комсомол оешмасын җитәкли, партия мәктәбен тәмамлый. 1947 елда "Германияне җиңгән өчен" медаленә лаек була.

Туган якларына әйләнеп кайткач, ул тырыш, намуслы хезмәт куя. Берничә ел "Красный маяк" колхозы белән җитәкчелек итә. Авыр елларда хуҗалык белән җитәкчелек итү җиңел булмагандыр. Шулай да ул үзе җитәкләгән колхозны алгы сафларга чыгаруга ирешә. Зәйдә ГРЭС төзелә башлагач, тимер-бетон корылмалар заводында эшли, аның үсеше өчен зур көч куя. Ул шулай ук Крестовоздвиженск чиркәвен, Иске Зәй бистәсенең иске өлешен яңартуга да саллы өлеш кертә. Кыскасы, авыл хуҗалыгы, мәдәният, сәламәтлек саклау тармакларында хезмәт куя. Җаваплы урыннарда хезмәт куйган ветеран эшен намус белән башкара. Аннан соң берничә ел район ветераннар советын җитәкли. Әлеге чор эшчәнлеге дә игътибарга лаек аның.

-Мин шанлы сугыш, данлы хезмәт юлы узган ветеран буларак, үткән гомерем белән чиксез горурланам, зәйлеләр күзенә дә туры карый алам, - ди ветеран, чиксез горурланып.

Ул йөрәгендә әти-әнисе, туганнары, якыннары, кече Ватаны, урманлы таулар кочып алган, итәгендә Зәй елгасы җәйрәп яткан шәһәр турында җылы хатирәләр саклый. Кечкенәдән китап укырга ярата. Басма сүзгә хирыслыгы аны каләм тибрәтергә этәрә. Күңелдәге уйлар кәгазьгә төшә барды, ди. Бүген берничә китап авторы ул. "Барысы да яшәргә теләде", "Төрле язмышлар", "Туган авыл", "Хатирәләр", "Хатирәләрдән очерклар", "Зур юл этаплары" һәм башка китаплар - аның иҗат җимешләре. Аның Бөек Ватан сугышы, ГРЭС һәм шәһәрне төзүчеләр, тимер-бетон корылмалар заводы, туган авылы һәм башкалар турында язылган китапларын зәйлеләр яратып укый. Автор якташлары, гади кешеләр турында ихластан, җылы итеп бәян итә. Аның китап-басмаларыннан үзәк китапханәдә еш күргәзмәләр оештырыла, яңа басмалары зәйлеләргә тәкъдим ителә. Узган ел, Әдәбият елы буларак, биредә аның иҗаты буенча кичәләр оештырылды. Китапханәчеләр җирле язучыны чаралардан калдырмый, игътибарда тота.

-Юкка яшәлмәгән, иҗатымның зәйлеләр арасында популяр булуы мине куандыра, - ди ул.

Ветеран Җиңү көнен аеруча дулкынлану белән көтеп ала. Митингка ул җәмәгате Людмила Тулынина белән килә. Кырымны яулауда катнашкан ветеран һәрвакытта диңгезче киеменнән була. Аның шулай бәйрәмчә киенеп, күтәренке рухта килүе тантанага үзенчәлек өсти. Кырымның кабат Россиягә кушылуына сөенә ул.

Ветеранны юбилее белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ирина Бертман, автоклуб үзешчәннәре, туганнары, якыннары котлады. "Катюша" җырын үзешчәннәрдән уздырып җырлады ул. Тавышы матур, көр аның. Миңа шундый зур бәйрәм ясавыгыз өчен рәхмәт, район җитәкчелегенең игътибары канатландырды мине, диде юбиляр, яшьле күзләрен сөртеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: