Зәй офыклары

Күңелләргә нур сибүче зат

Укытучы булу - зур җаваплылык. Ә сыйныф җитәкчесе булу җаваплылыкны тагын да арттыра. Замана балалары алдында үзеңне һөнәреңә лаеклы итеп күрсәтергә кирәк. Чөнки без мәңгелек кыйммәтләр башкача төс алган заманда яшибез. Һәм шушы заманның авырлыгы иң беренче чиратта укытучыга, сыйныф җитәкчесенә төшә. XXI гасыр балалары көн саен үзгәреп тора. Күңелләре...

Укытучы булу - зур җаваплылык. Ә сыйныф җитәкчесе булу җаваплылыкны тагын да арттыра. Замана балалары алдында үзеңне һөнәреңә лаеклы итеп күрсәтергә кирәк. Чөнки без мәңгелек кыйммәтләр башкача төс алган заманда яшибез. Һәм шушы заманның авырлыгы иң беренче чиратта укытучыга, сыйныф җитәкчесенә төшә. XXI гасыр балалары көн саен үзгәреп тора. Күңелләре тулы сер. Кайсы йомшаклык белән әйткәнне аңлый һәм тиз генә төзәлергә тырыша, икенчеләре кырыслыкны, ягъни корырак мөгамәләне таләп итә. Сыйныф җитәкчесе... Иңнәрендә күтәрә алмаслык кайгы-хәсрәте булса да, ул сиздерми, йөзендә - елмаю.

Менә минем укытучым Дания Сәйфетдиновна Хафизова (хәзер 3 мәктәптә укыта) - шундыйлардан. Андыйлар турында укытучы булып туган, диләр. Үз эшенең остасы, дип тә өстиләр. Безнең укытучыбыз безгә белем генә бирмәде, бу болганчык тормыш дулкынында батып калмаска, дөрес юл табарга да өйрәтте. Сыйныф җитәкчем! Нинди генә рәхмәт сүзләрен әйтсәм дә, аз булыр төсле. Сез безнең тормышыбызның якты маягы булдыгыз.

Әлбәттә, һәр сыйныфташымның күңелендә аңа карата якты хатирәләр сакланадыр дип уйлыйм. Төн йокыларын калдырып, "укучыларым" дип өзгәләнүче, яшь буынның әхлак-әдәбе өчен җаваплылыкны үз өстенә алучы хөрмәтле укытучы Сез. Мин сезнең карашыгызда халкыбызга хас түземлелек, ягымлылык һәм шул ук вакытта таләпчәнлек тә сиздем. Кирәк вакытта мактап, кирәк чакта нәсыйхәт белән безгә белем орлыкларын сеңдердегез, тәрбия бирдегез. Авыр мизгелләребездә ярдәмче дә, хата ясаганда төзәтүче дә булдыгыз Сез. (Мәктәп тәрәзәсен ялгыш ваткан көнне хәтерлисез микән?)

Бездә якты тойгылар тәрбияләүче, олыны - олы, кечене кече итәргә, игелек һәм мәрхәмәтлелек кебек асыл сыйфатларны булдырырга өйрәттегез. Тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шуның өчен көрәшергә чакырдыгыз. Туган җиребезгә, телебезгә һәм табигатебезгә мәхәббәт уятучы зат та, хакыйкатьнең үзе - Сез кадерле укытучым, сыйныф җитәкчем!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: