Зәй офыклары

Кешене хезмәт бизи

Шәһәрдәшебез, үзәк дәваханәнең табиб- анестезиологы, реаниматолог Илдар Малик улы Идиятов - гомер юлын халык сәламәтлеге сагына багышлап, хөрмәт казанган мөхтәрәм затларның берсе. Бу җәйдә аның медицина өлкәсендә эшли башлавына 40 ел тулды. Дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп, шәһәрдә иң яраткан урыны Ринат Фәрдиев исемендәге паркка оныклары белән килгәндә, ул су буендагы...

Шәһәрдәшебез, үзәк дәваханәнең табиб- анестезиологы, реаниматолог Илдар Малик улы Идиятов - гомер юлын халык сәламәтлеге сагына багышлап, хөрмәт казанган мөхтәрәм затларның берсе. Бу җәйдә аның медицина өлкәсендә эшли башлавына 40 ел тулды.

Дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп, шәһәрдә иң яраткан урыны Ринат Фәрдиев исемендәге паркка оныклары белән килгәндә, ул су буендагы эскәмиягә утырып, карашларын еракка төбәп, хезмәт белән узган матур көннәрне барлый, ә яныннан үтеп китүче олысы да, кечесе дә аның белән якын итеп, елмаеп исәнләшә, хәл-әхвәл сораша, рәхмәтләрен җиткерә, чөнки зәйлеләр арасында нәкъ менә аның ярдәменә мохтаҗ булганнар аз түгел.

Мөрәҗәгать итсәң, ял вакыты белән дә исәпләшеп тормый, өйгә килеп карау, дәвалау курслары үткәрүдән дә авырыксынмый, чын-чынлап Гиппократ антына тугры табиб ул, ди зәйлеләр аның турында. Илдар Маликович энә белән күзәнәкләргә тәэсир итеп дәвалау ысулын да үзләштергән, бу уңайдан аның ярдәменә өметләнеп, зәйлеләр генә түгел, күрше-тирә районнардан да киләләр.

- Төп белгечлегем буенча мин хирург. Бу юнәлеш аеруча нечкәлек, төгәллек, кыюлык сорый. Пычак астына кереп яткан кешенең сиңа ышаныч белдерүен аклау бурычы тора. Зәйлеләр арасында мин операция ясаган кешеләр шактый. Хәзер анестезиолог буларак пациентларны операциягә әзерләүгә өлеш кертәм. Табиб өчен иң зур бәя - авырудан терелүченең рәхмәтен ишетү, - ди Илдар Идиятов.

Ә һөнәр сайлавы әтисе Малик Фәйзрахманович белән бәйле аның. Отставкадагы офицер баш баласы Илдарны кечкенәдән табиб-хирург булырсың, дип үстерә. Безнең өй китапханәсендә медицинага кагылышлы, табиблар турында язылган китаплар бик күп иде, дип искә ала ул чорларны Илдар Маликович. Кызганыч, ата кеше улының табиб булуын күрә алмый, Илдарга 15 яшь тулганда ул якты дөньядан мәңгелеккә китеп бара. Шулай итеп, яшүсмер малайга үзеннән соңгы эне-сеңлесенә күз-колак булып, ярдәм итеп үсәргә туры килә. Йортта, каралты-кура тирәсендә эшләп, балта тотарга өйрәнеп үсүе дә шуның нәтиҗәседер, дип елмая ул.

Кукмараның 1нче мәктәбен тәмамлагач, алар дусты Әсәнбаш авылы егете Мансур Нигъмәтуллин (ул да Зәй үзәк дәваханәсенең тәҗрибәле табибы) белән биолог булырга теләп, документларны югары уку йортына тапшырырга ниятлиләр. Иртәгә Казанга чыгып китәбез дигән төндә Илдар төш күрә. Улым, син бит миңа хирург булырга вәгъдә иткән идең, бу ниятеңнән кайттыңмыни, ди әтисе аңа төшендә. Сискәнеп уянып киткән егет төнге сәгать икедә үзәктән шактый ерактагы Әсәнбашка чыгып китә, дустына һәм аның әнисенә төшен сөйләп, биологка укырга бара алмавын җиткерә. Уртага салып сөйләшкәч, алар икесе дә Казан медицина институтының хирургия бүлегенә укырга керәләр һәм бүгенгәчә бу карарны кабул итүләренә үкенгәннәре юк. Алай гына да түгел, алар үрнәгендә медицина өлкәсен кече туганнары да үз итә. Ак халатлы студент абыйсын Казанга барып күрү энесе Энгельне дә медицина өлкәсен сайларга этәрә.

Югары уку йортын 1975 елда тәмамлаган Илдар белән Мансур хезмәт юлын Казанның 9нчы шәһәр дәваханәсендә башлый. Бер ел биредә эшләп, җитди операцияләр үткәреп, шомарып килүче белгечләргә, фатир алу да җиңелрәк булачак дип, Зәйгә эшкә барырга тәкъдим итәләр. Бирегә килгәч тә Илдар Маликович хирург булып эшли. 1978 елда баш табиб Михаил Павлович Солдатенков, дәваханәдә анестезиолог булмау сәбәпле, әлеге һөнәрне үзләштерү буенча укырга тәкъдим итте, ди табиб. Һәрчак яңалыкка омтылучы яшь белгеч теләп риза була. Укып кайтып, яңа юнәлеш буенча җиң сызганып эшкә керешкән Идиятовка кинәт кенә Зәйне калдырып китәргә туры килә.

- Зәйне мин эшли башлаган көннәремнән үз иттем. Тормыш иптәшем - Чыбыклы кызы Гүзәлне дә биредә очратып кавыштык. Әмма әнием, балаларын янына җыеп, барыбызның да Кукмарага кайтып эшләвебезне теләде. Яшьли тол калып, барыбызга да югары белем биргән, башлы-күзле иткән әнигә беребез дә каршы килергә батырчылык итмәдек. Әнинең хәтерен саклап, ул вакытта Кукмарага кайтуымны әле дә ярый шулай эшләгәнмен, дип сөенеп туя алмыйм. Ата-анага хөрмәт - буыннан-буынга күчеп бара торган иң изге, кадерле нәрсә, - ди Илдар Маликович.

8 ел алар Кукмарада яши. Илдар Идиятов биредә дә үз хезмәтенең остасы булып таныла, хирургия бүлеге мөдире булып та эшли, кирәк икән башка белгечләрне дә алыштыра. Тырыш, нәтиҗәле хезмәте өчен аңа Кукмара поселогының "Мактаулы хирургы" исеме бирелә. Кукмарада Идиятовларны яхшы белгечләр буларак хөрмәт итәләр, аның энесе Энгель Маликович та - танылган теш табибы, УЗИ үткәрүче. Ә Илдар Маликович медицина белгече булуы өстенә, үсмерчактан яратып өлгергән һөнәре - балта остасы булуын да онытмый. Гаиләне бөтәйтү теләге белән озын һәм кыска ял вакытларында төзелеш эшләренә "шабашка"га да чыга алар. Институтта укыганда без җәйге чорда студотрядларда эшли идек, шуннан бирле тик торырга яратмыйм, дип елмая ул.

Кукмарада үз урынын тапса да, аның күңеле һәрчак Зәйгә тартыла. Әнисе фатихасын алып, гаилә кабат 1987 елда Зәйгә килә. Биредә табибны анестезиолог, хирург буларак көтеп алалар. Яшьлек дусты Мансур Нигъмәтуллин да янәшәдә булу кабат Зәй җирендә берегергә ярдәм итә аңа. 1996 елдан ул шикәр заводында сәламәтлек саклау үзәге баш табибы буларак та эшли. Биредә хезмәт куючыларның сәламәтлеге өчен җавап бирә. Хәзер үзәк дәваханәдә озак еллар бергә эшләүчеләр, хезмәттәшләре, шикәр заводы коллективы белән алар бер гаилә кебек яши. Хезмәтен бәяләп, Илдар Маликовичка республика Сәламәтлек саклау министрлыгы, район җитәкчелеге Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары бирелә. Яңа баш табиб Рим Әмировның да табиблар фикеренә колак салып, киңәшләшеп эшләве алга таба дәваханәдә сыйфатлы хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен, һичшиксез, тагын да күтәрер дип исәпли Илдар Идиятов.

Ә тормышның базар мөнәсәбәтләренә күчүе, авыруларны дәваларга дарулар җитмәү табибны 2003 елдан эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлауга этәрә. Эшмәкәрлек дип әйтергә генә җиңел, әле ул вакытта хәзерге кебек эшмәкәрлекне үстерү өчен дәүләт программалары гамәлгә кермәгән, табиб хезмәт хакыннан әллә ни мая туплап та булмый.

- Шәхси даруханә ачу теләге булу белән уртаклашкач, хатынымның абыйсы, республикада танылган кардиолог, галим Васил Абдрахманов ярдәм итте. Мондый эшне башлаганда таянырдай якын кеше булу - бик зур ярдәм ул. Шулай ук Самараның "Вито" фирмасы җитәкчесе белән танышып, беренче айларда ул безгә даруларны җибәреп торды, - дип искә ала эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлавын Илдар Идиятов.

Хәер, эшмәкәрлекнең геннардан килүен нәсел-нәсәбе турында сораштыргач та аңлавы кыен түгел. Аның бабасы Идият көтүче була. Көннәрдән беркөнне ул көтүлектә зур суммада акча таба. Шул маяны Идият тегермән салдырып, кибет ачып арттыра бара. Революция чорында аларның гаиләсен, бай буларак, күченеп китәргә мәҗбүр итәләр. Идият нинди генә шартларда да балаларын белемле итәргә омтыла, улы Фәйзрахман (Илдар Маликовичның бабасы) балалар укыта. Ләкин Фәйзрахман, туберкулез белән авыру сәбәпле, озын гомерле булмый, шулай да белемгә омтылу орлыкларын улы Маликка салып калдыра. Малик Бөек Ватан сугышыннан соң Германиядә эшли, немец телендә яхшы гына аралаша торган була. Зыялы гаилә әгъзалары беркайчан да хезмәттән курыкмый, шуңа да аларның тормышы бөтен була. Менә шул зыялылык, эшмәкәрлек елгырлыгы Илдар Идиятовка да үз эшен башлап җибәрергә этәргеч була, күрәсең. Беренче даруханә "Гиппократ" исеме белән 2003 елда үзәк дәваханә янәшәсендә ачыла. Бүген табиб-эшмәкәрнең шәһәрдә 4 зур даруханәсе халыкны кирәкле дарулар, медицина препаратлары белән тәэмин итә. Биредә дәүләт стандартларына туры китереп эшләнгән, лицензияле фармацевтика үзәкләре белән генә килешүләр төзелеп, дарулар тәкъдим ителә. Хәзер шунысы уңайлы, дару белән тәэмин итүчеләр товарны үзләре китереп бирә, элек Казанга "Татфарм"га барып үзебез алып кайта идек, ди ул.

Ә эшмәкәрлек өлкәсендә киләчәк планнары белән кызыксынуыма Илдар Идиятов, соңгы елларда ил, республика күләмендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә төрле уңайлы программаларның булуы зур ярдәм икәнен искәртте.

- Башкарма комитет җитәкчесе Разиф Кәримов эшмәкәрләр белән очрашып, буш бина, хуҗасыз мәйданнарны эшкә җигәргә кирәклегенә басым ясады. Бу - бик дөрес фикер. Буш мәйданнар - алга таба яңа хезмәт күрсәтү, җитештерү урыннары булса, икенчедән, район халкы өчен өстәмә эш урыннары да дигән сүз, - диде ул.

Илдар Идиятов үзе дә шәһәр стадионы янәшәсендә алынган җир мәйданы булуын, биредә бина төзеп, даруханә һәм балаларны дәвалау юнәлешендә кече үзәк ачарга теләге булуын белдерде. Бүгенге көндә ул җитәкләгән "Гиппократ" даруханәләр челтәрендә 11 кеше эшли, ә яңа үзәк ачылган очракта, тагын шуның кадәр зәйлегә эш урыннары булдыру мөмкинлеге бар.

Гаиләсенә килгәндә, тормыш иптәше Гүзәл ханым озак еллар шәфкать туташы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Табиб-эшмәкәрнең ул - ышанычлы киңәшчесе, кирәкле белгеч. Уллары Шамил - юрист, Илнар икътисадчы һөнәрен үзләштергән егетләр. Алар да - гаилә бизнесында зур ярдәмчеләр.

Менә шулай яраткан һөнәр белән бизнесны бергә кушып, һәрчак хезмәттә Илдар Маликович. Халык сәламәтлеге сагында торучы хөрмәтле шәһәрдәшебезне Медицина хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: