Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше

Хыялы – үз йортларын булдыру

Дөньяда һәр кешенең үзенә кадерле җире бар. Ул - аның туган җире, туган төбәге. Чөнки ул анда туа, аякка баса һәм чын кеше булып үсеп китә. “Яшьлек” боз сараенда эшләүче Зилә Роберт кызы Фәрхетдинова турында бу сүзләр.

Зилә Чыбыклы авылында күп балалы гаиләдә туа. Балалык, мәктәп еллары шушы авылда үтә. Мәктәпне уңышлы тәмамлый кыз. Аның балачак хыялы - җырчы булу. Хәния Фәрхи, Салават җырларын яттан белә. Әлмәт, йә булмаса Казан шәһәренә китеп хыялын тормышка ашырырга иде. Тик гомере буе авыл хуҗалыгында эшләүче әтисе: «Кызым, җырчы һөнәре - авыр хезмәт. Әйдә, ныклап уйлап кара әле. Кыз кешегә тормышка чыгарга, балалар үстерергә кирәк», - дигән киңәшен бирә.
Зиләнең икенче хыялы – төзүче булу. Әтисенең киңәшенә колак салып, ул Әлмәт техникумына төзүче булырга укырга керә.
- Техникум минем яраткан уку йортына әверелде. Бу уку йортында без, дус-тату яшәдек. Монда тирәнтен белем алдык. Юнәлешләр дә күптөрле иде. Укуы кызык та, мавыктыргыч та булды. Техникумда укыгында атна саен авылга кайтып йөрдем. Минем белән бергә укыган кызларның исе китә иде: “Зилә, нигә атна саен кайтасың? Әйдә, кинога барыйк. Бию кичәләренә йөрик,- диләр иде. Юк инде. Мин авылны сагынам. Атна беткәнне көтеп ала идем,- дип сөйли Зилә.
Шулай инде, без - авыл балалары шәһәргә китү белән авылны сагына башлыйбыз. Укуын тәмамлагач, Әлмәт шәһәрендә эшкә калу мөмкинлеге дә була. Тик Зиләне Зәй үзенә тарта. Шәһәрнең юллар төзү оешмасына эшкә урнаша. Суык-Чишмә егете Илфат белән гаилә коралар. Бер-бер артлы балалары – уллары Рүзил, кызлары Ризалина дөньяга килә. Декрет ялыннан соң Зилә эшкә “Яшьлек” боз сараена килә. Спорт оешмасына эшкә урнашуы да юкка түгел аның. Ул яшьтән спортны ярата. Әтисе Роберт абый гомере буе Сабантуйларда көрәшеп, батыр кала торган була. Ике абыйсы - Рәдис белән Руслан да – көрәшчеләр. Зилә район командасы составында, шәһәр һәм республикакүләмендә уздырыла торган волейбол, баскетбол ярышларында катнашырга ярата. Күптән түгел “Автоледи” район бәйгесендә катнашып, үзенең белемен һәм осталыгын сынап карады.
“Быел урын яулый алмадым, шулай да киләчәктә урыннар булачак. Мин һәрвакыт максат куям һәм аңа ирешкәнче тырышам”, - ди ул.
Максатына ирешәчәк Зилә, һичшиксез! Балачак хыялы булган җырчы булу теләген дә үзешчән буларак тормышка ашыра ул. Туган авылында, районда үткәрелә торган мәдәни чараларда ул – сәхнәдә. Җырлый, театраль тамашаларда катнаша.
Зиләнең олы бер хыялы бар – үз йортларын булдыру. Үз йортлары белән, әни-әниләре янәшәсендә, аларга ярдәм итеп яшисе килә.
Зур шәһәрләргә китеп яшәргә иде, дигән уйлар бервакытта да башына кереп карамый аның. Шау-шулы, олы шәһәрләрне яратмый. “Безнең Зәебез кечкенә дә, төш кенә”, - ди ул.
Еллар узган саен шәһәребез үзгәрә. Ул үзе яшәгән шәһәрне, аның кешеләрен ярата. Мин шәһәрне үстерергә нинди өлеш кертә алам икән дип уйлана ул.
“Булган кешенең кулында бер уч туфрак та алтынга әйләнер”, - ди халык мәкале. Бүгенге буын яшьләр арасында, бәлки, башкалар инде булмас, барып чыкмас дип уйлаганнарны тормышка ашыра алучы шәхесләр үсәдер. Гасырлар буена сыналган, әби-бабаларыбыздан килгән бик акыллы сүзләр, гыйбарәләр бар. Берсендә болай дип язылган: “ Әгәр дә нәрсәдер эшләргә телисең икән - вакыттан алда бар, нәрсәдер эшләп өлгерергә телисең икән - вакыт белән бергә бар”.
Күңеле һәм эше белән татар телебезне, гореф-гадәтләребезне, милләтебезне саклау һәм үстерү, мәдәниятебезне тиешле югарылыкка күтәрү юнәлешендә армый-талмый хезмәт итүне алга сөрүче һәр кешегә, афәрин, дияргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев