Зәй офыклары

Киемендә яктылыкны кире кайтаручы элемент булмаган ике зәйле юл һәлакәтендә үлгән

Көннәр кыскарып, тиз караңгы төшү юл хәрәкәте кагыйдәләренә үтә игътибарлы булуны сорый. Нәкъ менә шушы чорда машина йөртүчеләрнең җәяүлеләрне бәрдерү очраклары ешая, дип искәртә ЮХИДИ хезмәткәрләре. Агымдагы елның 10 аенда республика юлларында җәяүлеләр катнашында 1300 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 132 кеше үлгән, 1221 кеше җәрәхәтләнгән. Зәй районында ун айда 49...

Көннәр кыскарып, тиз караңгы төшү юл хәрәкәте кагыйдәләренә үтә игътибарлы булуны сорый. Нәкъ менә шушы чорда машина йөртүчеләрнең җәяүлеләрне бәрдерү очраклары ешая, дип искәртә ЮХИДИ хезмәткәрләре. Агымдагы елның 10 аенда республика юлларында җәяүлеләр катнашында 1300 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 132 кеше үлгән, 1221 кеше җәрәхәтләнгән. Зәй районында ун айда 49 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 кеше үлгән, 61 кеше җәрәхәтләнгән. Ә җәяүлеләр катнашындагы 13 һәлакәттә 2 кешенең үлүе, 12 кешенең яралануы билгеле. 4 очракта җәяүле балалар машина астына эләккән, алар барысы да тән җәрәхәтләре алган.

Мондый куркыныч хәлләр булмасын өчен, караңгы вакытта киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән йөрү сорала. Бу рәвешле саклану чарасын күрү 65 процентка җәяүлене бәрдерү очрагын киметә, ди автоинспекция хезмәткәрләре. Моннан тыш, хәзер караңгы вакытта киемендә яктылыкны кире кайтару элементы булмаган җәяүлеләргә административ штраф салу да закон нигезендә каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: