Зәй офыклары

Кино-тамаша карыйм, дисәң...

Россиядә игълан ителгән Кино елы уңаеннан районда "Тормыш кадрлары" дип аталган үзешчәннәр иҗат фестивале дәвам итә. Түбәнбишлеләр жюри һәм авылдашлары хөкеменә "Эшлекле мәхәббәт" («Служебный роман») кинофильмына нигезләнеп, спектакль тәкъдим иттеләр. -Тамашаны бер атна эчендә әзерләдек, башта бик куркыткан иде, тотынгач, булдыра алмастай эш түгел икәнен аңладык, - ди мәдәният йорты...

Россиядә игълан ителгән Кино елы уңаеннан районда "Тормыш кадрлары" дип аталган үзешчәннәр иҗат фестивале дәвам итә. Түбәнбишлеләр жюри һәм авылдашлары хөкеменә "Эшлекле мәхәббәт" («Служебный роман») кинофильмына нигезләнеп, спектакль тәкъдим иттеләр.

-Тамашаны бер атна эчендә әзерләдек, башта бик куркыткан иде, тотынгач, булдыра алмастай эш түгел икәнен аңладык, - ди мәдәният йорты директоры Наталья Вәлиәхмәтова.

...Сәхнә икегә бүленгән: аның бер ягында текстиль җитештерүче хезмәткәрләр, икенчесендә исә әлеге сәнәгать предприятиесе директоры Людмила Прокофьевна утыра. Сәхнә бизәлеше, киемнәр, үзешчәннәр чыгышы нәкъ "Эшлекле мәхәббәт" киносындагыча. Анатолий Новосельцев та нәкъ кинодагы артист, аны мәдәният хезмәткәре Рөстәм Шиһабетдинов Мягков кебек оста итеп уйнады. Мымра кушаматлы Людмила Прокофьевнаның да күңеле эреде. Әлеге авыр холыклы образны Илүзә Гыйльфанова матур итеп ача алды. Тамашада ике ир-ат образы гына бар: аның икенчесе - Самохваловны Айдар Әфләтунов шулай ук оста итеп уйнады.

Тамашада бер гаиләдән икешәр уйнаучы да булды. Рөстәмнең әнисе Гөлнара ханым исә Самохваловка гашыйк булган Вераны уйнады. Ольга Рыжованы - Алена Габделхакова, иҗтимагый эшләр башкаручы Шурочканы исә Зөлфия Хәйруллина төс-кыяфәтләре, киемнәре белән кинодагыча оста итеп башкарды. Кыскасы, түбәнбишлеләр башкару осталыклары белән тамашачы мәхәббәтен яулады. Халыкның мәдәният йортына аз йөрүе генә күңелне борчый.

Тамаша экранда кинофильм белән озатып барылды. Кыскасы, татарча "Эшлекле мәхәббәт" фильмы кебек булды ул. Тамаша барышында урта буын яшь чагын искә алды. Әлеге фильмны тамашачылар әле дә яратып карый, үз итә. Аларда тормыш кадрлары, чынбарлык чагыла.

"Тормыш кадрлары" үзешчәннәр иҗат фестивале Куш-Елга, Кадер, Сәвәләй, Иске Маврин авыл мәдәният йортларында узды. Чираттагысы Аксар, Имәнлебаш, Югары Шепкә, Югары Мәлем, Сармашбаш, Бигештә узар дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: