Зәй үзәк китапханәсендә 8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Россия хатын-кызлары йөзе" дип исемләнгән әдәби кичә узды. Аңа актив китап укучы хатын-кызлар чакырылды. Кичәне алып баручы Галина Лаврентьева әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, катнашучылар белән төрле танып-белү уеннары, бәйгеләр уздырды. Кичәдә хатын-кызлар турында җырлар башкарылды, шигырьләр укылды. Хатын-кыз...
Зәй үзәк китапханәсендә 8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Россия хатын-кызлары йөзе" дип исемләнгән әдәби кичә узды. Аңа актив китап укучы хатын-кызлар чакырылды. Кичәне алып баручы Галина Лаврентьева әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, катнашучылар белән төрле танып-белү уеннары, бәйгеләр уздырды. Кичәдә хатын-кызлар турында җырлар башкарылды, шигырьләр укылды. Хатын-кыз язучылар иҗатыннан оештырылган күргәзмә укучыларда кызыксыну уятты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев