Зәй офыклары

КЛАССТАШЫМ СӘМӘРИЯ

Узган елның 31 декабрендә Башкортстанның Туймазы районына Яңа елга әни янына кунакка кайттым. Туганнар белән бергәләшеп, күңелле итеп Яңа елны каршы алдык. Бездә, кунакка кайткач, бергә үскән, укыган чордашлар белән очрашып, хәл белешү гадәте бар. Икенче көнне күрше авылга Каран-Бишенде авылына юл тоттым, чөнки классташларымның күбесе шуннан. Шуларның берсе -...

Узган елның 31 декабрендә Башкортстанның Туймазы районына Яңа елга әни янына кунакка кайттым. Туганнар белән бергәләшеп, күңелле итеп Яңа елны каршы алдык. Бездә, кунакка кайткач, бергә үскән, укыган чордашлар белән очрашып, хәл белешү гадәте бар. Икенче көнне күрше авылга Каран-Бишенде авылына юл тоттым, чөнки классташларымның күбесе шуннан. Шуларның берсе - Сәмәрия Мохтарова белән соңгы утыз елда бер дә очрашырга туры килмәде. Шулай булса да, 2012 елда 60 яшем тулгач, беренче булып классташлардан Сәмәрия котлады. Менә шуннан соң без аның белән телефон аша элемтәдә булып, чордашларның хәл-әхвәлен белешеп яшибез. Мин иң элек Сәмәрия туып үскән йортка тукталдым. Ишекне якты йөзле, түгәрәкләнгән, матурлыгын җуймаган Сәмәрия ачты, янында оныгы Камилла да бар. 6-7 яшьләрдәге бөтерчектәй кызчык әбисенең яшь чакларын күз алдына китерде, ул аңа бик тә охшаган.

Табын янында без аның белән шактый вакыт яшь вакытларны, тормышта булган вакыйгаларны кабат күз алдыннан кичереп сөйләшеп утырдык. Бу ханымның язмышы күпләр өчен гыйбрәтле булыр, шәт.

Сәмәрия егерме ике яшендә үз авылы егетенә кияүгә чыга. Өйләнешкәч алар Туймазыга күчеп шунда эшли, яши башлыйлар. Ике балалары Эльвира белән Эльвир туа. Тулай торакта гомер итсәләр дә, тормышлары матур гына чәчәк атып килгәндә, ире Фәрит фаҗигале төстә якты дөньядан китеп бара - ул Ык елгасында батып үлә. Тулак торак бүлмәсендә Сәмәрия ике кечкенә бала белән торып кала. Утыз яшендә тол калган хатынга балаларын аякка бастыру өчен, кайгыларны эчкә йотып, эшләргә дә эшләргә туры килә. Унҗиде ел тырышып хезмәт куйганнан соң гына ул ике бүлмәле фатир алу бәхетенә ирешә. Ул арада балалары да үсеп җитеп, тормышта үз юлларын таба. Кызы Эльвира Түбән Бишенде авылында гомер кичерә, өч бала үстерәләр. Улы Эльвир Туймазыда гаиләсе белән ике бүлмәләре фатирларында яши. Ә Сәмәриягә лаеклы ялга чыккач туган нигезенә кайтып гомер итәргә насыйп була.

- Әнием Гөлбану да шушы авыл кызы иде. Ул ике ул, бер кызга гомер биргән. Мин дөньяга икенче бала булып туганмын. Әнием, абыем Әхмәт белән энем Таһир да, авырып, бер-бер артлы үлеп киттеләр. Әниебез колхозның бер эшеннән дә калмады, йортта күпләп мал да асрады. Үсә төшкәч кул арасына без керә башладык. Кыз бала буларак, ул мине кечкенәдән аш-су әзерләргә, камыр басып ипи пешерергә өйрәтте. Абыем белән энем дә кечкенәдән печән чабып, мал-туар карап, хуҗалык эшләрен белеп үстеләр. Унике яшендә абыем Әхмәт печән әзерләү, мал карау кебек эшләрне үз өстенә алды, аңа без дә ярдәм итә идек. Кеше арасында ким-хур булмасыннар, дип әни безне шулай үзе шикелле эшкә өйрәтеп үстерде, кулыннан килгәннең барысын да булдырып яшәде. Кигән киемнәребез гади булса да, һәрчак чиста, пөхтә булды. Ризыкны да теләгәнен ашап үстек, әни безгә һәрчак үзе үрнәк булды, барысына да ничек өлгергәндер, хәзер уйлыйм да хәйран калам. Энем Таһир бакыйлыкка күчкәч, төп йортны ялгыз калдырасым килмәде, фатирда балаларны калдырып, кайтырга булдым. Әнием, абыем, энемнең бөтен истәлекләре шушы йортта саклана, анда безнең кендек каны тамган, туган нигезне ничек ятим итәсең? Ялгыз гомер итәсең диючеләр бар. Ләкин мин ялгыз түгел. Атна саен балаларым кайтып тора. Ике ял арасындагы көннәрнең үткәнен эш-мәшәкатьләр белән кайчак сизми ди калам. Бүген инде минем биш оныгым бар. Әби шатлыгы тоеп, балаларның кайтуын көтеп, аларның сәламәт булып яшәвен тоеп яшәүдән дә зур нәрсә юктыр, - ди Сәмәрия ханым, янында бөтерелгән оныгы Камиллага яратып, күз ташлап.

Саубуллашып, китәргә җыенганда Камилла миңа үзе ясаган рәсемне бүләк итте. Нәни кызчыкның без сөйләшкән арада үзенә шөгыль табып ясаган рәсемен мин рәхмәт әйтеп үзем белән алдым. Алар мине икәүләп, тагын шулай килүемне теләп озатып калдылар.

Тормыш авырлыкларын күп кичерсә дә, сынмаган-сыгылмаган классташымның картлыгы балалары, оныклары белән матур, бәхетле булсын, ул моңа бик тә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: