Зәй офыклары

Колорадо коңгызы белән ничек көрәшергә

Бу бөҗәк белән көрәшмәүче бер генә бакчачы да юктыр. Җәйнең башыннан азагына кадәр кеше яхшы уңыш алу максаты белән бәрәңгене төрледән-төрле химик препаратлар белән "тукландырып" тора. Ләкин барлык кеше дә химик кушылмалар турында төгәл белә алмый. Күпләр, бәрәңге бүлбесен "Искра" һәм "Ильтаир" кебек препаратлар белән сибеп чыксаң, уңыш ышанычлы сакланган,...

Бу бөҗәк белән көрәшмәүче бер генә бакчачы да юктыр. Җәйнең башыннан азагына кадәр кеше яхшы уңыш алу максаты белән бәрәңгене төрледән-төрле химик препаратлар белән "тукландырып" тора.
Ләкин барлык кеше дә химик кушылмалар турында төгәл белә алмый. Күпләр, бәрәңге бүлбесен "Искра" һәм "Ильтаир" кебек препаратлар белән сибеп чыксаң, уңыш ышанычлы сакланган, дип уйлый. Кызганыч, тик бу алай түгел! Берниниди химик препарат та паразиттан 100%ка котылуны гарантияли алмый. Хәтта зәһәр химикатны бакчага канистра тутырып сипкән очракта да 2-3 бөҗәк барыбер калачак һәм киләсе елга алар бу даруга бирешми торган нәсел тудырачак. Нишләргә соң? Уңышны ничек итеп саклап калырга?

Тулысы белән колорадо коңгызыннан котылып булмый. Алар җир астында бер елдан артык яшәргә сәләтле, аннан кала бөҗәкләр шәп үрчи һәм химик препаратларга иммунитет тупларга сәләтле.

Бу бөҗәкләрне химик препаратлар белән агулаганчы, кул белән җыеп алсаң яхшырак. Аннары гына түтәлне химик препаратлар белән чистартырга ярый.

Продукның составында клотиодин яки банкол кебек матдәләр булу бакча корткычының "яшәвенә" өмет калдырмый.

Колорадо коңгызына каршы куланылган препаратны ике елга бер тапкыр алыштырып тормасаң, бөҗәкнең иммунитеты барлыкка килә. Химик препаратларының саклап тоту срогы 4-5 ел гына.
Химия куллану уңыш орлыгын татлырак итмәсә дә, аның саклап калырга ярдәм итәчәк. Химик препаратлар куллануга каршы булсагыз, колорадо коңгызы кортларын кагып төшерә яки бәрәңгене артык кояшлы яисә караңгы урынга утырта аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: