Зәй офыклары

Коммуналь тармак буенча мөрәҗәгатьләр арткан

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп биш мәсьәлә тикшерелде. Аны район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды. Киңәшмә соңгы ике атнада шәһәр-районда оператив хәл торышы белән танышудан башланды. Бу турыда эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Олег Камалюков мәгълүмат бирде. 8-20 июльдә җинаять кылуларның 14 очрагы теркәлгән. Алар буенча җинаять...

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп биш мәсьәлә тикшерелде. Аны район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды.

Киңәшмә соңгы ике атнада шәһәр-районда оператив хәл торышы белән танышудан башланды. Бу турыда эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Олег Камалюков мәгълүмат бирде.

8-20 июльдә җинаять кылуларның 14 очрагы теркәлгән. Алар буенча җинаять эше кузгатылган. Хокук бозулар турында 17 хәбәр алынган. Әлеге чорда полиция хезмәткәрләре Питрау һәм Казанская бәйрәмнәрендә тәртип сагында торган. Тулаем оператив хәлнең тотрыклы булуы билгеләп үтелде.

Янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Ильмир Шәяхмәтов соңгы ике атнада янгыннарны булдырмауга юнәлдерелгән эш турында сөйләде.

Район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина агымдагы елның алты аенда Совет һәм башкарма комитетка гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне анализлады. Бу чорда 450 мөрәҗәгать (шуның 31е - коллектив мөрәҗәгать, 57се интернет челтәре аша) кергән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, торак-коммуналь хуҗалык тармагына кагылышлы мөрәҗәгатьләр саны арткан.

Гражданнарны хәрби хезмәткә алу буенча язгы чакырылыш нәтиҗәләре турында хәрби комиссариатның бүлек башлыгы Александр Зыков чыгыш ясады. Язгы чакырылышта районга җиткерелгән план 102 процентка үтәлгән, ягъни хәрби хезмәткә 76 егет киткән, шуның 51е - дипломлы белгеч. Егетләрнең 12се - югары белемле. Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә китүчеләрнең күбесе үзәк хәрби округта хезмәт итәчәк. Зәй белән элемтәдә торучы Әстерхан өлкәсендәге частька бу юлы 22 якташыбыз алынды. Шул ук вакытта бездә хәрби хезмәттән качып йөрүче 32 ир-егет исәпләнә.

Хәбәр иткәнебезчә, районда урып-җыю эшләре башланды. Урак барышы, игеннәрнең торышы һ.б. турында авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов бәян итте.

-Мул уңышка өмет итеп булмый. Яз һәм җәй башындагы корылык бөртеклеләргә тискәре йогынты ясады. Көзге культуралар уңышы гектарыннан әлегә уртача 19-20 центнер тәшкил итсә, сабан ашлыгыныкы исә тагын да ким булачак. Соңгы көннәрдәге яңгырлар шулай ук урак барышын тоткарлый һәм катлауландыра. Чөнки чүп үләннәре котырып үсә, - диде чыгышында Атлас Галиәхмәтов.

Бер үк вакытта терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә. Бүгенге көнгә бер баш шартлы терлеккә 15 азык берәмлеге әзерләнгән.

Киңәшмә ахырында Роберт Халитов үткән атнада узган чараларны анализлап, бу атнада булачак төп чаралар белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: