Зәй офыклары

Коммуналь тармакта эшләүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Зәйдә торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсе хезмәткәрләрне "Энергетик" Мәдәният сараенда һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Тантанада бу өлкәдә хезмәт куючылар еллык эшчәнлеккә йомгак ясады. Тармак хезмәткәрләрен район җитәкчесе Разиф Кәримов исеменнән аның урынбасары Роберт Халитов котлады. - Хезмәтегез тынгысыз, зәйлеләр эшкә киткәнче һәркайда чисталык, тәртип булдырып, матурлык тудырасыз. Алга таба да безгә төзек,...

Зәйдә торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсе хезмәткәрләрне "Энергетик" Мәдәният сараенда һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Тантанада бу өлкәдә хезмәт куючылар еллык эшчәнлеккә йомгак ясады. Тармак хезмәткәрләрен район җитәкчесе Разиф Кәримов исеменнән аның урынбасары Роберт Халитов котлады.

- Хезмәтегез тынгысыз, зәйлеләр эшкә киткәнче һәркайда чисталык, тәртип булдырып, матурлык тудырасыз. Алга таба да безгә төзек, матур шәһәребез белән горурланып яшәргә язсын, - диде ул һәм бер төркем хезмәткәргә ТР Торак-коммуналь хуҗалыгы, төзелеш, архитектура министрлыгы, район башлыгы, башкарма комитет җитәкчесенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларын тапшырды, хезмәтләрендә уңышлар теләде. Бүләкләнүчеләр арасында яшьләр, урта һәм өлкән буын вәкилләре дә бар. Алар барысы да мактауга лаек. Кичә район-шәһәр үзешчәннәре чыгышы белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: