Зәй офыклары

Конкурста катнашырга чакырабыз

Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министрлыгы башлангычы белән "Милләтләр күп - ил бер генә. Этно бизи" социаль реклама конкурсы үткәрелә. Конкурс яшьләр арасында халыклар дуслыгы һәм гражданлык бердәмлеген популярлаштыру һәм ныгыту, "Россия милләтләре бердәмлеген ныгыту һәм Россия халыкларының этномәдәни үсеше" 2014-2020 елларга исәпләнгән федераль максатчан программаны тормышка ашыру кысаларында милләтара гармонизациягә...

Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министрлыгы башлангычы белән "Милләтләр күп - ил бер генә. Этно бизи" социаль реклама конкурсы үткәрелә. Конкурс яшьләр арасында халыклар дуслыгы һәм гражданлык бердәмлеген популярлаштыру һәм ныгыту, "Россия милләтләре бердәмлеген ныгыту һәм Россия халыкларының этномәдәни үсеше" 2014-2020 елларга исәпләнгән федераль максатчан программаны тормышка ашыру кысаларында милләтара гармонизациягә булышлык итү һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне үстерү максатында оештырыла.

Бәйгедә Россия Федерациясенең Идел буе федераль округында яшәүчеләр (аерым авторлар һәм иҗат коллективлары, физик һәм юридик затлар) катнаша ала. Яшь буенча чикләүләр юк. Гаризалар агымдагы елның 21августыннан 30 октябрьгә кадәр кабул ителә. Эшләргә жюри бәяне 31 октябрьдән 16 ноябрьгә кадәр бирәчәк. Конкурска нәтиҗә ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү: агымдагы елның 19 ноябрендә.

Бәйге турында тулырак мәгълүматны 8-912-01-00-465 (Анна Вадимовна Габдуллина -проектның координаторы), (3412) 68-77-98 (Вера Васильевна Васева - Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министрлыгы этномәдәниятне үстерү һәм планлаштыру бүлеге башлыгы) телефоннары аша алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: