Зәй офыклары

КОРОТОЯК – РОССИЯНЕҢ КӨНЬЯК ЧИКЛӘРЕ ФОРПОСТЫ

1647 елда патша Романов фәрманы белән урта Донда, 110 километр Воронеждан түбәндәрәк, "Царе град" шәһәре Коротояк (төрекчә ул кара тау чиге дигәнне аңлата) крепостена нигез салына. Крепость төзүнең максаты көньяк-көнчыгыш чикләрне төрле һөҗүмнәрдән саклау була. Шәһәр-крепостьне ул чорның иң яхшы осталары төзи һәм ул куәтле крепостька әйләнә, Дон буенда эре...

1647 елда патша Романов фәрманы белән урта Донда, 110 километр Воронеждан түбәндәрәк, "Царе град" шәһәре Коротояк (төрекчә ул кара тау чиге дигәнне аңлата) крепостена нигез салына. Крепость төзүнең максаты көньяк-көнчыгыш чикләрне төрле һөҗүмнәрдән саклау була. Шәһәр-крепостьне ул чорның иң яхшы осталары төзи һәм ул куәтле крепостька әйләнә, Дон буенда эре шәһәрләрнең берсе була. Петр I идарә иткән чорда Коротояк шәһәре тагын да үсеш ала. Бу җирләр "оҗмах урыннар" дип атала һәм 1704 елның җәендә биредә суднолар төзү верфена нигез салына. Петр I коротояклыларның сугышчан батырлыгын югары бәяли, алардагы хәрби дисциплина, оешканлыкка соклана. Конотоп, Чернигов, Ак чиркәү, Полтава, Котелково тирәсендә барган сугышларда коротояклылар үзләрен аямыйча көрәшә. Шәһәр-крепость Россия дәүләтенең ышанычы һәм терәге була. Гражданнар сугышы чорында коротояклылар атаман Краснов һәм генерал Деников частена каршы көрәштә активлык күрсәтә. Коротояк басып алучылар тарафыннан берничә мәртәбә яндырыла һәм кабат торгызыла. Соңрак ул эре шәһәр булудан туктап, район үзәгенә әверелә.

Бу җирләргә Бөек Ватан сугышы авырлыкларын да нык кичерергә туры килә. 1942 елда район үзәге булган Коротояк дошман армиясенең юлына каршы баса. Гитлер Германиясе "Блау" һөҗүм операциясе планлаштыра. Аның нигезендә тиз генә Сталинградка барып җитеп, аны алу, Кавказның нефтьле районнарын, Кубань, Украинаның уңдырышлы җирләрен кулга төшерү идеясе ята. Боларга юл Коротояк аша була. 1942 елның июленнән 1943 елның гыйнварына кадәр әлеге территориядә дошманны эчкә таба үткәрмәс өчен канкойгыч каты сугышлар бара. Һавада туктаусыз дошман самолетлары оча. Һәр йорт, һәр урам, һәр метр җир өчен сугышалар биредә. Алар әле дошман кулына төшә, әле азат ителә. Каршылык күрсәтә-күрсәтә шәһәр бөтенләй җимерелеп бетә, исән калган халыкны немецлар бик нык мәсхәрәли, җәберли, атып үтерә.

Коротояк янында 174нче укчылар дивизиясе, Чапаев исемендәге 25нче гвардия дивизиясе, 78нче гвардия полкы сугышчылары зур батырлыклар күрсәтеп дошманга каршы тора. Соңгысы сафында безнең абыебыз Виктор Васильевич Берданов та була. Ул сугышка Зәй хәрби комиссариаты тарафыннан 1941 елда Беренче Бөгелдедән алына.

Коротояк янында безнең гаскәрләрне буйсындыру, Дон елгасын кичеп чыгу өчен Гитлер приказы буенча өстәмә бик күп көчләр ташлана. Монда ике яктан да югалтулар зур була. Мондый югалтулар һәм җиңелүне көтмәгән Гитлер үз генералларын судка бирә. Шушы хәлләрдән соң бер немец генерал-полковнигы "Коротояк плацдармы безнең өчен башка юк, без аны бөтенләйгә югалттык" дип язып калдыра. 1943 елның 15 гыйнварында безнең гаскәрләр оборонадан һөҗүмгә күчә. Бу Кызыл Армия өчен зур җиңү була. Довгалевка өчен барган бәрелештә 1943 елның 16 гыйнварында безнең абыебыз Виктор Васильевич һәлак була. Архив мәгълүматлары буенча биредә үлүчеләр саны 4527 кешегә җитә. Фашистларның 52 мең солдаты һәм офицеры үтерелә, 71 меңе әсир итеп алына. Әсирләрне сакларга хәтта солдатлар җитми. Сугыш кырында дошманның күпсанлы хәрби техникасы, кораллары кала.

Коротояк җирендә һәлак булган сугышчылар истәлегенә туганнар каберлеге урынында мемориаль һәйкәл куела, мәңгелек ут кабызыла.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Воронеж өлкәсе губернаторы тарафыннан мемориалны тәртипкә китерү, аны тагын да зурайту буенча зур эш башкарыла, бистәдә Изге Николай храмы төзелә, хөкүмәтебез аны данлы сугыш юлы үткән торак пунктлар исемлегенә кертә.

Мондый патриотик эшкә - туганыбыз башын салган Коротояктагы һәйкәлләрне төзекләндерүгә Бердановлар нәселе дә үз өлешен кертте. Абыебыз хөрмәтенә Виктор исеме кушылган, политехник колледжда белем алучы Виктор Юрьевич Крутов эзләнүләр алып барып, туганыбыз турында шактый күп кыйммәтле мәгълүмат туплады.

Безнең бүгенге матур тормышыбыз өчен көрәшеп башларын салган солдатлар, кайда гына ятсалар да, онытылырга, хәтердән җуелырга тиеш түгел. Без алар алдында бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: