Зәй офыклары

Котыру авыруыннан саклану өчен

Республика дәүләт ветеринариясе берләшмәсе мәгълүматы буенча, агымдагы елда Татарстан территориясендә, Казанда котыру авырулы хайваннарның шактый артып китүе билгеләнә. 7 ай эчендә республиканың 36 районында һәм Казанда 240 очрак теркәлгән. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 6,3 тапкыр артык. Котыру авырулы хайваннар булуы теркәлгән торак пунктлар быел - 220, ә...

Республика дәүләт ветеринариясе берләшмәсе мәгълүматы буенча, агымдагы елда Татарстан территориясендә, Казанда котыру авырулы хайваннарның шактый артып китүе билгеләнә. 7 ай эчендә республиканың 36 районында һәм Казанда 240 очрак теркәлгән. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 6,3 тапкыр артык. Котыру авырулы хайваннар булуы теркәлгән торак пунктлар быел - 220, ә узган ел бары 31 булган. Авыруны китереп чыгаручы вирусның шулай киң таралуы тычкан, күсе, төлкеләрнең күбәюе белән аңлатыла. Бу үз чиратында вакцинопрофилактика эшен тагын да көчәйтү, активлаштыру мөһимлеген куя. Шуңа да хәзер республикада йорт хайваннарына, бигрәк тә песи, этләргә вакцинация үткәрү эше башланды. Безнең район ветеринария хезмәткәрләре дә үз участокларына караган авылларда, һәр хуҗалыкка кереп, йорт хайваннарына котыру авыруына каршы вакцинация үткәрүгә кереште. Әлеге чара 17 августтан 16 октябрьгә кадәр дәвам итә.

- Иң мөһиме, бер генә кешенең дә эт, мәчеләрен, башка йорт хайваннарын вакцинация ясатудан аралап калмавы.Чөнки котыру - ул бик куркыныч авыру. Вирус организмга ныклап кереп урнашкан очракта, аны дәвалау мөмкин түгел, ул үлем очрагы белән тәмамлана. Ә менә аңа каршы вакцинация ясату йорт хайваннарында бу вируска каршы торучанлыкны көчәйтә, кешеләргә авыру хайваннар ташлану куркынычы кими, - ди район ветеринария берләшмәсе баш ветеринария табибы Фоат Исламов.

Котыру авыруы буенча хәл торышы районда узган ел белән бер чамада. Әмма шулай да сакланганны саклармын, дигән халык мәкален истә тотмый ярамый. Район территориясе урманнарга бай булу сәбәпле, торак пунктларга килеп чыккан кыргый җәнлекләр еш күзәтелә. Аларның йорт хайваннары белән сугышуы нәтиҗәсендә котыру вирусы йоктыру очраклары да бар. Шулар арасыннан быел ике төлке, бер бурсык, бер песигә тикшерүләр үткәргәч, котыру авыруы булуы ачыкланды, ди район ветеринария лабораториясе мөдире Нияз Салихов. Ике котырган төлке Иске Зәй бистәсендә тотылса, бурсыкны Карман авылында төнлә белән ишегалдына кереп, эте белән сугышканда хуҗа кеше күреп алып үтерә. Ә котыру авырулы песи Бигеш авылында ачыклана.

- Йортта яшәүче караулы мәче, күрәсең, кырга чыгып йөргәндә кыргый җәнлекләрдән вирус йоктырган. Хуҗалар башта аның өйгә кермичә сәерләнеп, авырып йөрүен күзәтәләр. Берникадәр вакыттан соң мәче үзен яхшы хис итә кебек тоела, өйгә дә керә. Әмма йортта 21 яшьлек егетне тешләп ала. Сәерсенеп, шунда ук медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәләр, егеткә тиз арада тиешле вакцинация ясала, авыруга юл куелмый. Ә песи берничә көннән үлә, тикшерүләр аның котыру авырулы булуын дәлилләде. Шуңа күрә йорт хайваннарына һәрчак игътибарлы булу кирәк, алар үзләрен адекват бумаган рәвештә тота башласа, кичекмәстән ветеринария табибларына мөрәҗәгать итегез, - дип ассызыклый Нияз Салихов.

Хәзерге вакытта йорт хайваннары арасында алып барылучы вакцинациядән һәркемнең файдаланып калуы үз сәламәтлеген һәм яраткан хайваны турында кайгырту булып тора. Авылларда ветеринария табиблары бу эшне хуҗалыкларда алып барса, шәһәрдә йорт хайваннары тотучыларның ат спорты мәктәбенә килүләре яисә шәһәрнең "зәңгәрсу" районындагы шәхси ветеринария клиникасына мөрәҗәгать итүләре, Иске Зәйдә яшәүчеләрнең Зәй ветеринария берләшмәсенә йорт хайваннарын алып килүе кирәк. Бер үк вакытта йорт хайваннарын исәпкә алу да бара, моңа кадәр махсус исәпкә алынмаган йорт хайваннарын теркәтү буенча ветеринар табибларга мөрәҗәгать итү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: