Зәй офыклары

Котыру чире

Агымдагы елда Зәй муниципаль районында котыру кешеләр арасында авыруы очрагы булмады. Әмма инфекция таралу куркынычы бар, чөнки хуҗасыз этләр, чыгарып җибәрелгән йорт хайваннарының кешеләрне тешләү очраклары теркәлеп тора. Соңгы вакытта мәктәп, балалар бакчалары тирәсендә, төзелеш мәйданнарында хуҗасыз этләрнең күпләп җыелулары күзәтелә башлады, шуңа күрә аларны аулау карар ителде. Нәрсә соң...

Агымдагы елда Зәй муниципаль районында котыру кешеләр арасында авыруы очрагы булмады. Әмма инфекция таралу куркынычы бар, чөнки хуҗасыз этләр, чыгарып җибәрелгән йорт хайваннарының кешеләрне тешләү очраклары теркәлеп тора. Соңгы вакытта мәктәп, балалар бакчалары тирәсендә, төзелеш мәйданнарында хуҗасыз этләрнең күпләп җыелулары күзәтелә башлады, шуңа күрә аларны аулау карар ителде. Нәрсә соң ул котыру авыруы?

Зарарланган хайван тешләгәннән соң килеп чыгучы каты йогышлы авыру, нерв системасын бик нык зарарлый һәм ул, кагыйдә буларак, үлем очрагы белән тәмамлана. Инфекциянең төп чыганагы булып этләр, төлке, бүреләр тора. Шулай ук авыру терлекләрдән дә, күсе, керпе һ.б хайваннардан да күчәргә мөмкин. Котыру авыруының күп теркәлү вакыты җәй-көз айларына туры килә, бу этләрнең читкә чыгып, кыргый хайваннар белән контактта булуы нәтиҗәсендә килеп чыга. Кыргый хайваннар арасында котыру вирусына каршы эш аучылар көче белән алып барылса, шәһәр, авылларда бу төр вирусның таралуына юл куймас өчен йорт хайваннарына игътибарлы булу кирәк. Эт, песиләрне махсус исәпкә куеп, профилактик иммунизация ясату, хуҗасыз хайваннарны аулау мөһим.

Ә кешеләр өчен төп профилактик чара - таныш булмаган яисә үзен сәеррәк тотучы йорт хайваннарына (эт, песи һ.б.) якын килмәү белән. Балаларны эт, песиләр белән контактка керүдән кисәтергә кирәк. Котыру чире кешегә зарарланган хайван тешләгән, тырмаган очракта, ярага вируслы селәгәй эләгү нәтиҗәсендә күчә. Шуңа күрә, тешләү, тырнау очраклары булуга тән ярасын сабын белән яхшылап юарга, йодлы катнашма белән яраны чистартырга киңәш ителә, аннан соң кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә.

Ә үзегезнең эт-песиләрегезне ел саен котыру чиреннән саклау өчен ветеринар табибка бару мөһим, чөнки эт, песиләр йорттан чыкканда кыргый авыру хайваннар белән контактка керергә мөмкин. Вакытында вакцинация ясатылган хайванда котыру авыруы килеп чыгу 95-99 процентка кадәр кими. Кешегә яки йорт хайваннарына ташланган этләр, песиләр, кыргый җәнлекләр тиз арада махсус бригадага хәбәр итеп ауланырга һәм 10 көн дәвамында ветеринар табиблар күзәтүендә булырга тиеш.

В.Г. Галиуллина, Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе төбәк бүлеге өлкән белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: