Зәй офыклары

Кояш сугудан сакланыгыз

Кызганыч, җәйге көн матур мизгелләрдән генә тормый, эссе һава торышында кешеләр сәламәтлегенә зыян килү очраклары да бар. Югары температура астында озак торганда тән температурасы күтәрелү күзәтелә, ди медицина белгечләре. Халык телендәге "кояш сугу" , йөрәк эшчәнлегенә кире тәэсир итү куркынычы зур. Җәйге кызуда башка киеп йөрмәгәндә баш әйләнү, күңел болгану,...

Кызганыч, җәйге көн матур мизгелләрдән генә тормый, эссе һава торышында кешеләр сәламәтлегенә зыян килү очраклары да бар. Югары температура астында озак торганда тән температурасы күтәрелү күзәтелә, ди медицина белгечләре. Халык телендәге "кояш сугу" , йөрәк эшчәнлегенә кире тәэсир итү куркынычы зур. Җәйге кызуда башка киеп йөрмәгәндә баш әйләнү, күңел болгану, көзән җыеру, аңны югалту барлыкка килергә мөмкин. Шуңа да аеруча балаларның баш киемсез йөрүенә юл куярга ярамый. Эссе көндә алкоголь кулланудан тыелу кирәк. Кояш сугудан саклану өчен белгечләр дымлылык югары булган эссе көндә 10-11 сәгать ачык һавада булырга, яшеллек күләгәсендәрәк торырга киңәш итә. Кояш нык кыздырганда физик эш эшләү дә организмны көчләүгә тиң. Киемне дә җиңелчә, тәнгә рәхәт тукымалардан тегелгәнен сайларга кирәк. Тукланудан майлы, аксымга бай ризыкларны чикләү сорала. Йомшак чәй, квас, минераль сулар эчү организмның терморегуляциясен көйләргә ярдәм итә. Биткә, тәнгә күп косметика куллану да тән тиресе сулавын начарайта, сәламәтлек өчен файдалы түгел.

Әгәр дә кешене кояш сукса, аны тиз арада күләгәгә, җил уйнап торган урынга салырга кирәк. Башына, тәннең як-якларына, култык астына салкын әйбер кую, шулай ук зыян күрүченең тәнен салкынча суда чылатылган чүпрәк белән сөртү мөһим. Еш кына су эчертү дә зыян итми. Ә инде көзән җыеру, аң югалту булганда, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырту әмәлен күрү киңәш ителә.

http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=715.DvQfSGYnQ9oYQ5m4EALU_OthSn9cyTr75URJRkJRcV0Kmf2cRx9q_61ex8b6Tc-pnVZxdJL-Jol8Vczyfx8UHA.ead6fda8b79d8e6f1f91261b427290a3eb8c99df&uuid=&state=EIW2pfxuI9g&data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxbEpnZ2lFZ2NET1l4eExzU09kalpTMlJ6SENsN2U4bnZIdy15aEpEMUotVWJpQTJFS1JmWFlvSVN3X3NSSzJ6a2JmMFlVYWFsYTFFUGtGZ2dtaEZqMTNtc3g5WE4wdGFvZw&b64e=2&sign=9b046ba97a3bff90cf5c4d26503de9fa&keyno=0&l10n=ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: