Зәй офыклары

Күрүчеләр булса

Зәй шәһәр-район эчке эшләр бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсе икенче өлеше буенча җинаять кылуда гаепләнеп, 1987 елның 15 июлендә Түбән Кама шәһәрендә туган, беркайда да теркәлмәгән, элек Кадер авылының Клуб урамы, 29нчы йорт адресы буенча яшәгән Александр Анатольевич Корнилов эзләнә. Аңа хас билгеләр: төскә-биткә 30-35 яшьләр чамасы, буе...

Зәй шәһәр-район эчке эшләр бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсе икенче өлеше буенча җинаять кылуда гаепләнеп, 1987 елның 15 июлендә Түбән Кама шәһәрендә туган, беркайда да теркәлмәгән, элек Кадер авылының Клуб урамы, 29нчы йорт адресы буенча яшәгән Александр Анатольевич Корнилов эзләнә.

Аңа хас билгеләр: төскә-биткә 30-35 яшьләр чамасы, буе 175-180 сантиметр, ябык гәүдәле, уртача озынлыктагы агара башлаган соры чәчле.

* * *

4 сентябрьдә көндез Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы, Сосновка бистәсендә яшәүче, 1977 елның 21 декабрендә туган Раиса Александровна Жукова Рәфыйков урамы йортларының берсендә яшәүче берәүдән алдау юлы белән 6000 сум акчасын алып чыгып китә.

Әлеге хатын-кызга хас билгеләр: төскә-биткә 40-45 яшьләр чамасы, уртача гәүдәле, уртача озынлыктагы кара чәчле, кара киемнән.

* * *

5 сентябрьдә Баныкин урамындагы базарда көндез сумкасыннан акча, банк карталары урлатуы турында бер хатын-кыздан шәһәр-район эчке эшләр бүлегенә гариза керә.

Сумкадан әлеге әйберләрне алуда шикләнелүче ир-атларның билгеләре:

беренчесе 50-55 яшьләрдә, тыгыз тәнле, буе 175-180 сантиметр чамасында, агарган чәчле, зур күзле, аксыл ир-ат, ул өстенә рәсем төшерелгән аксыл футболка, кара пиджак, соры чалбар кигән булган;

икенчесе 25-27 яшьләрдә, ябык гәүдәле, кара чәчле, буе 165-170 сантиметр чамсында, аның өстендә рәсемле ачык футболка, көрән төстә күн куртка, кара чалбар була.

Югарыда аталган кешеләрне күрүчеләрнең, яки алар турында нинди дә булса мәгълүматка ия кешеләрнең шәһәр-район эчке эшләр бүлегенә 02, 7-02-02, 3-01-99, 7-14-21, 89046777300 телефоннары белән шалтыратуы сорала. Анонимлык гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: