Май аенда Казанда Татар хатын-кызларының III Бөтендөнья форумы узачак. Форум кысаларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына "Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем - чиккән кулъяулыгым", "Сабантуе батырына чиккән сөлгем - минем бүләгем" дип аталган чигелгән кулъяулыклар һәм чигүле сөлгеләр күргәзмәсе оештыру нияте бар. "Ак калфак" Татарстан Республикасының татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасыныңЗәй район оешмасы...
Май аенда Казанда Татар хатын-кызларының III Бөтендөнья форумы узачак. Форум кысаларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына "Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем - чиккән кулъяулыгым", "Сабантуе батырына чиккән сөлгем - минем бүләгем" дип аталган чигелгән кулъяулыклар һәм чигүле сөлгеләр күргәзмәсе оештыру нияте бар. "Ак калфак" Татарстан Республикасының татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасыныңЗәй район оешмасы җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова хатын-кызларны күргәзмәдә катнашырга чакыра. Район авылларында милли бизәкләр төшереп, төсле җепләр белән чигә белүчеләр шактый. Форсатны кулдан ычкындырмаска кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев