Зәй офыклары

Кулларыннан гөл тама

Талантка чикләр юк. Элек-электән һәр милләт үзенең кул эшләренә оста, киң кырлы иҗат кешеләре белән горурланган. Ә эш тәҗрибәсе белән үзара уртаклашу кешеләрне бер-берсенә якынайту, дуслаштыру, татулыкка өндәүнең мөһим бер чарасы булып тора. Юкка гына төрле юнәлешләрдә фестивальләр оештырылмый. Алар матурлыкны пропагандалау, моңа мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итеп, начар...

Талантка чикләр юк. Элек-электән һәр милләт үзенең кул эшләренә оста, киң кырлы иҗат кешеләре белән горурланган. Ә эш тәҗрибәсе белән үзара уртаклашу кешеләрне бер-берсенә якынайту, дуслаштыру, татулыкка өндәүнең мөһим бер чарасы булып тора. Юкка гына төрле юнәлешләрдә фестивальләр оештырылмый. Алар матурлыкны пропагандалау, моңа мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итеп, начар ниятләргә урын калдырмауны күз уңында тота. Әлбәттә, яңа, үзенчәлекле талантларны ачу, аларны халыкка таныту да игътибар үзәгендә. Без Зәйдә шундый үзенчәлекле талант ияләренең күп булуы белән горурланабыз. Бу көннәрдә шәһәрдә яшәүче төрле милләт хатын-кызларының кул эшләре форумы кысаларында «Кул эшләре формуласы» күргәзмәсе әлеге хисләрне тагын да ныгытты.

Районыбызда оештырылган милли мәдәни үзәк менә шундый оста кулларны бергә туплап, аерым клубка җыйды.

- Һәр атнаның якшәмбесендә кул эшләренә осталар «Энергия» стадионындагы әлеге клубка бик теләп киләләр. Бүген аларның саны 60ка якынлашты. Осталар үз эшләренә башкаларны өйрәтүгә дә теләп алына. Менә шушы талантларны халыкка күрсәтү, моңа күрше-тирә шәһәрләрдән дә сәләтлеләрне җәлеп итү максатында милли мәдәни үзәк тарафыннан гүзәл затларыбыз катнашында беренче күргәзмә-сатуны оештырдык. Ә апрель аенда ир-егетләребезнең кул эшләре тупланган икенче күргәзмәне оештыру планлаштырыла. Максатыбыз - иҗат үрнәкләре аша милләтара дуслык, татулыкны ныгыту, - ди үзәк җитәкчесе Роза Гатауллина.

«Энергетик» Мәдәният сараенда үткән күргәзмәдә 35 хатын-кыз үз эшләре белән катнашты. Чигү, бәйләү, тегү, ябыштыру, башка алымнар кулланып башкарылган эшләрдән күзләр камашты. Кайсы оста белән генә аралашсаң да, һәрберсе очкынланып, канатланып сөйли үз иҗат үрнәкләре турында. Мәсәлән, Светлана Шестернина ыргак белән бәйләнгән эшләрен алып килгән. Озак еллар тегүче булып хезмәт куйган ханым кечкенәдән әбисе өйрәткән челтәрле салфеткалар бәйләү шөгылен физик мөмкинлеге чикләнгәч, аеруча үз иткән. Хәзер ул бәйләгән әйберләрнең санына да чыгарлык түгел икән. Күлмәк, кофта, төрле сувенирларны заказ белән эшләтүчеләр дә бар, ди оста. Светлана үзенчәлекле һөнәрен 4 баласына да өйрәткән. Аларның өчесе малай булса да, улларымның кулындагы ыргак йөрешенә күз иярми, дип горурлана ул. Ә Наталья Хаджаевага бәләкәйдән таныш булган бәйләү эше «Урман әкияте» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлагач аеруча кирәк булып чыга. Бакчада ул балалар белән бармак курчак театры юнәлешендә җитди эшли. Наталья төрле әкият персонажларын балалар бармакларына ярашлы итеп бәйли.

- Төрле милләт халыклары турында балаларга төшендерү максатында бармакка киелүче курчакларны милли киемнәр аша чагылдырабыз. Минем үземә аеруча рус һәм белорус милли орнаментлары яхшы таныш. Чөнки әбием (әти ягыннан) - рус, әнием белорус милләтеннән. Ә башка милли орнаментларны китаплардан, интернеттан карап эшләргә тырышам, - ди Наталья.

Күргәзмәне караучыларны аеруча үзенчәлекле эше белән Альбина Смирнова җәлеп иткәндер мөгаен. Ул «Конфетлардан букет» кул эше белән таң калдырды. Декрет ялында чагында буш вакытын файдалы үткәрү максатында, интернет аша конфетларны кәгазьләрдән, башка материаллардан ясалган чәчәкләргә күмеп, үзен-чәлекле бүләкләр ясау белән шөгыльләнә башлый. Ул әнисенең якын дустына туган көн бүләге итеп нәрсә бирергә аптыравын күреп, аңа үзенчәлекле эше белән ярдәмгә килә. Хәзер инде ике ел моның белән мавыгып, үз җанатарлары барлыкка килгән. Альбинага туй, истәлекле даталар, туган көн уңаеннан заказлар явып кына тора икән. Мондый күргәзмәдә яшь әнинең беренче мәртәбә катнашуы. Ул шампан шәрабен чәчәкләргә төреп, аны чәчәк-конфетлар белән бизәп, күләмле генә кораб ясаган. Шулай ук кәрзингә салынган виноград тәлгәшен хәтерләткән бүләк тә, конфет-чәчәкләрдән ясалган беседкада басып торучы яшь парлар да сокланып туймаслык. Каенанасының бу кул эшләрен ясарга ярдәм итүен ассызыклый оста. Альбина күргәзмәдә катнашучыларга мастер-класс та күрсәтте. Серле кул эшенә өйрәнергә теләүчеләр бик күп җыелды.

Алия Горшунова да бала белән өйдә утырганда хуш исле сабыннар ясау белән мавыга башлый. Төрле уенчыклар, медузалар, җиләк-җимеш, конфетларны хәтерләткән сабыннарны ирексездән тешләп карыйсы килә. Алия дә бик теләп мастер-класс күрсәтте. Моның өчен махсус ингредиентларны алдан ук әзерләп алып килгән ул.

«Салам» бабай исемен алган 93 яшьлек Гамил абый күргәзмәдә оныгы Гөлнара Насыйрованың остазы буларак катнашты.

- Җаным ятып башкара торган эшемне оныгым дәвам итүгә сөенеп туя алмыйм. Саламнан үрү остасы нәселе дәвам итә дигән сүзләр генә дә ни тора?! Күз генә тимәсен кызыма, - дип соклана Гамил абый оныгы Гөлнарага.

Чыннан да, аның кул эшләренә күз салгач, як-ягыңа төкереп куясың. Бар бит талантлы кешеләр! Кечкенәдән бабасы янәшәсендә салам чистартып, аны үтүкләп мәш килгән Гөлнара тора-бара бу һөнәрне үзенеке итә. Нечкә салам бөртегеннән үреп ясалган ваза, чәчәк, төрле шкатулкалар, сувенирларның катырылып, лаклап куелган булуы кул эшләренә затлылык өсти. «Салам» бабайны тагын да куандырып, Гөлнараның өч баласы да саламнан үрү серләрен белә икән. Үсмер кызлар Алинә белән Ангелина күргәзмәдә әниләренә сувенирларны матур итеп урнаштыруда төп ярдәмчеләр булды.

Күргәзмәдә шактый зур урынны алган 4нче мәктәпнең технология укытучысы Татьяна Прохоренкодан балалар эшләрен дә алып килдегезме әллә, дип кызыксындым. Ә ул барысы да үз эшләрем, ди. Араларында бисердан ясалган сувенирлар да, теккән, бәйләнгән эшләр дә җитәрлек. Педагог кул эшләрен иң элек үзе башкара, аннан шулар үрнәгендә укучыларын өйрәтә икән. Район Советының оештыру бүлеге башлыгы Наталья Шакированың, көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, тапкырлап чигү ысулы белән картиналар эшләве зур кызыксыну тудырды.

- Әбием - украин милләтеннән. Ул киемнәренә милли бизәкләр төшереп, чигеп кияргә ярата иде. Күрәсең, аның мавыгуы миңа да күчкән. Эштән арып кайткач, онытылып ял итү өчен кулыма чигү кирәк-яраклары алам. Шактый вак эш булса да, тиз арада нәтиҗәсен күрү теләге күп кенә картиналар барлыкка килүгә китерде. «Авыл өе» дип аталган эшем белән интернет бәйгедә дә катнашырга җөрьәт иттем. Ә эшләремне якын кешеләремә үзенчәлекле бүләк буларак тапшырырга яратам, -ди Наталья Леонидовна.

Тапкырлап чигү үрнәкләрен кулланып ясалган картиналар белән күргәзмәдә катнашучылар шактый иде. Людмила Макарушкина, Екатерина Ялтанская, Мария Феофанова һәм башка бик күпләр менә шундый эшләре аша рәсем сәнгатен үзенчәлекле кул эшләрендә чагылдырганнар. Мария ханым исә аны ничек эшләвен, нинди җепләр сайлавын, энәне ничек йөртүен бик тәфсилләп сөйләде.

Чаллыдан килгән Оксана Еремеева лента, тасмалардан букетлар ясау серләре белән уртаклашты. Әлеге күргәзмәгә чакыруларына сөенүен белдерде ул.

- Бу күргәзмә-сату кул эшләре осталарының тәҗрибә уртаклашу урынына, матурлык тудырырга омтылучыларның уртак бәйрәменә әверелде. Сез үзегезнең күркәм күңел ха-ләтегезне күргәзмәне карарга килүчеләргә дә күчердегез, дуслыкны тагын да ныгыттыгыз. Алга таба сезне май аенда уздырылачак «Осталар шәһәрчеге» традицион күргәзмәсендә көтәбез. Районыбызда яшәүче күпмилләтле халык менә шулай дус-тату, шөгыльләрен алмашып яшәсен, - диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова, осталарга мөрәҗәгать итеп.

Күргәзмә барышында жюри алдан ук игълан ителгән «Кул эшләре формуласы» бәйгесенә йомгак ясады. Анда катнашучылар төрле номинацияләрдә бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: