Зәй офыклары

Курслар үтә

Яшьләр идарәсе поездларга проводниклар әзерләү мәктәбе эшен башлап җибәрде. Ул идарә хисабыннан оештырыла. Әлегә махсус курсларны үтәргә 20 яшь кеше теләк белдергән. Аларның бер өлеше - политехник колледж студентлары, бер өлеше җәйге чорда өстәмә акча эшләргә теләүче 18-27 яшьлек кешеләр. Алар шәһәрдән чыкмый гына, поездларда озатып йөрү нечкәлекләренә өйрәнә. Моның...

Яшьләр идарәсе поездларга проводниклар әзерләү мәктәбе эшен башлап җибәрде.

Ул идарә хисабыннан оештырыла. Әлегә махсус курсларны үтәргә 20 яшь кеше теләк белдергән. Аларның бер өлеше - политехник колледж студентлары, бер өлеше җәйге чорда өстәмә акча эшләргә теләүче 18-27 яшьлек кешеләр. Алар шәһәрдән чыкмый гына, поездларда озатып йөрү нечкәлекләренә өйрәнә. Моның өчен яшьләр идарәсе белгечләре аерым программа төзегән. Ә Казан югары уку йортлары педагоглары дәресләрне видеорежим нигезендә бирәчәк. Бер айлык курслардан соң имтихан тапшыру планлаштырыла. Махсус таныклык алучылар җәйге чорда республика студентлар хезмәт отряды үзәге аша төрле юнәлештә хәрәкәт итәчәк поездларда эшкә билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: