Зәй офыклары

Кырыс тормыш барысына да өйрәтте

Бүген - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Советлар Союзында озак елларга сузылган сәяси репрессия нәтиҗәсендә миллионлаган кешегә «кара тамга» тагыла, меңләгән гаепсезләр юк ителә. Кулга алынганнарның күпчелеге дистәләгән елларга зинданнарга ябыла. Магадан, Колыма, НКВД ихатасында, салкын подвалларда, ГУЛАГ лагерьларында илебезнең асыл егет һәм кызларының гомерләре киселә. "Халык дошманы" тамгасы...

Бүген - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Советлар Союзында озак елларга сузылган сәяси репрессия нәтиҗәсендә миллионлаган кешегә «кара тамга» тагыла, меңләгән гаепсезләр юк ителә. Кулга алынганнарның күпчелеге дистәләгән елларга зинданнарга ябыла. Магадан, Колыма, НКВД ихатасында, салкын подвалларда, ГУЛАГ лагерьларында илебезнең асыл егет һәм кызларының гомерләре киселә. "Халык дошманы" тамгасы алганнарның туганнары, балалары да түбәнсетүләргә, төрле кыерсытуларга, адәм чыдамаслык яшәү шартларына дучар ителә. Бүгенге көндә районыбызда менә шушы шомлы еллар шаукымына эләгеп, зыян күргән 33 өлкән кеше исәпләнә. Алар - ата-аналарына "кара тамга" тагылганнарның балалары. Шуларның берсе - Нина Васильевна Белякованың да әтисез балачак, авыр көннәр турында ачы хатирәләре һаман да ирексездән күзләрен яшьләндерә.

Нина Белякова Бакуда туган. Ул ишле гаиләдә бишенче бала булып аваз салган 1939 ел, бала туу шатлыгын гына түгел, ни кызганыч, гаиләгә кара кайгы да алып килә. Нефтьче булып эшләүче Василийлар карамагындагы скважиналарның берсендә авария килеп чыга. Василийны кулга алалар, биш бала белән Любовь Васильевна ялгыз кала. Ирен "халык дошманы" дип хөкем иткәч, ул балаларын ияртеп, күкрәк баласы Нинаны күкрәгенә кысып, иренең әти-әнисенә Мордовиягә кайтып төшә. Сәяси вакыйгаларның үз гаиләсенә еш тәэсир итүен инде үз җилкәсендә татыган Алексей Матвеевич киленен, биш оныгын, тормышлар авыр булуга карамастан, кабул итеп, алар җан асрый башлый. Алексей Матвеевич колхозлашу чорында колхозга керүдән баш тарта, шул сәбәпле аларга инде сәяси яктан шактый "кыйналырга" туры килгән була. Әмма бик оста тимерче булганга күрә, аны кулак дип, сөргенгә сөрмиләр, ә менә улы Василийга "халык дошманы" келәймәсе тагылып, ун ел дәвамында тоткында булырга туры килә. Бу вакыт эчендә аның өч баласы вафат була.

- Әтине мин беренче тапкыр 11 яшем тулгач - 1953 елда ул тоткынлыктан кайткач күрдем. Ләкин аннан соң да безгә бер гаилә булып үзебез теләгән җирдә яшәү мөмкинлеге бирмәделәр. Сәяси репрессиягә эләккәннәрне кеше яшәми торган урыннарга таратып, башкалар белән артык аралашып яшәү мөмкинлеген калдырмаганнар, күрәсең. Безне гаиләне Волгоград өлкәсендәге дала урынга җибәрделәр. Биредә яшәү өчен шартлар юк дәрәҗәсендә иде. Берничә йортлы торак пункт белән икенче торак пункт арасы - 5-6 километр, ризык сатып алыйм дисәң, кибет юк. Калмыкиягә нигез салучылар нәкъ менә без булдык, дисәк тә, ялгышмам. Әти үзе кайдадыр еракка барып терлекчелек белән шөгыльләнүче совхозда эшли, айга бер Волгоградтан ипи, батон, ризыклар алып кайта. Бу көн безгә зур бәйрәм була. Мин үз яшьтәшләрем белән бергә интернат-мәктәптә укыдым, биредә дә ашау ягы бик такыр иде.Ә җәйләрен көтү көтәргә алындым. Менә шундый кырыс тормыш мине яшьли атта йөрергә, дала еланнарыннан курыкмаска, үләннәр белән тукланып, ачтан интекмәскә өйрәтте, - ди Нина Васильевна.

Ә бераздан алар яши торган урыннарда чирәм җирләрне эшкәртү башлана. Калмык далаларында иген игү, яшелчә үстерү башлангач, бу урыннарда да яшәү шартлары уңайлана башлый. Читтән килеп урнашкан, язмыш тарафыннан кыерсытылган кешеләр акрынлап җирле халык белән бербөтенгә әйләнә. Нина ханым ул чорларда үзләрен кимсетүләрен, әтиләренең төрмәдә утыруын еш искәртүләрен хәтерләми. Тырыш гаилә тиз арада әйләнә-тирәдәгеләрнең ихтирамын яулый, Василийны хәтта җирле сәүдә бүлеге мөдире итеп куялар.

1960 еллардан соң Василий Алексеевичны аклыйлар. Нина Х классны тәмамлагач, алар гаиләләре белән Әлмәткә кайта. Биредә Василий Алексеевич кабат нефтьче булып эшли. Әтисе юлыннан китеп, Нина ханым да нефть бораулаучылар әзерли торган уку йортында һөнәр үзләштерә башлый, әмма бу һөнәрнең үзенеке булмавын аңлап, башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеге буенча махсус училище тәмамлый. Ике еллап Әлмәттә башлангыч сыйныфларда белем биргәннән соң, 1965 елда Зәй егетенә кияүгә чыгып, укытучы һөнәрен нәкъ менә биредә дәвам итә. Читтән торып рус теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча институт тәмамлый. Хезмәт дәверендә шәһәрнең 2нче мәктәбендә бар тырышлыгын, бар белемен балаларга бирә. Калмык далаларында көтү көткәндә, бөек әдипләрнең әсәрләрен укып күңеленә сеңдергән кыз, тәҗрибәле педагог булгач та, балаларга теге яки бу образны сурәтләгәндә, аны үзенең балачагында күңеленә кереп калган хисләр белән тасвирлый, шуңа да аның дәресләре бик җанлы үтә.

- Балачагым бик җиңел үтмәсә дә, хәзерге тормышымнан, элекке укучыларымның эчкерсез мөнәсәбәтеннән бик канәгать мин. Язмыш шулай кечкенәдән сынап, юк-барга еламаска өйрәтеп үстергән, күрәсең. Хәзер мин үз яшьтәшләрем белән актив яшәү рәвеше алып бару ягында. Элегрәк "Шатлык" социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенә "Пульс" түгәрәгенә йөрсәк, хәзер "Энергетик" Мәдәният сараендагы "Надежда" түгәрәгенә йөреп, спорт белән шөгыльләнәбез, - ди Нина Васильевна.

Катлаулы сәяси вәзгыятьтән зыян күргән ханым әнә шулай тормыштан зарланмый, үзенең ул, кызы, оныкларына гына мондый гаделсез авырлыклар күрергә язмасын дип тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: