Зәй офыклары

Кышка чистарып керик

Санитар чистарту икеайлыгы кысаларында район-шәһәрдә, кышка кергәнче, урам-ишегалларын чистарту, тәртипкә китерү эше дәвам итә. "Инвестстройсервис", "Горзеленхоз", торак милекчеләре ширкәтләре бу эш белән көн саен шөгыльләнә. Оешма-предприя-тие, учреждениеләр исә һәр атнаның чәршәмбе һәм җомгасында янәшә-тирә һәм беркетелгән биләмәләрне чистарта һәм тәртипкә китерә. Әлеге эштән укучылар да читтә калмый. Бу - беренчедән,...

Санитар чистарту икеайлыгы кысаларында район-шәһәрдә, кышка кергәнче, урам-ишегалларын чистарту, тәртипкә китерү эше дәвам итә.

"Инвестстройсервис", "Горзеленхоз", торак милекчеләре ширкәтләре бу эш белән көн саен шөгыльләнә. Оешма-предприя-тие, учреждениеләр исә һәр атнаның чәршәмбе һәм җомгасында янәшә-тирә һәм беркетелгән биләмәләрне чистарта һәм тәртипкә китерә. Әлеге эштән укучылар да читтә калмый. Бу - беренчедән, хезмәт тәрбиясе, икенчедән, ватанпәрвәрлек, туган җиреңне ярату дигән сүз.

Узган җомгада әлеге җәһәттән Зәй урамнарында, парк-скверларда, ишегалларында эш кайнады. Көн дәвамында ГРЭС, "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы", "Су каналы" һ.б. оешмалар, мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт идарәләре, халыкны социаль яклау бүлеге, мәшгульлек үзәге, пенсия фонды, район үзәк дәваханәсе үзләренә беркетелгән биләмәләрне, парк-скверларны яфраклардан, чүп-чардан арындырды. Шәһәрнең кышка чистарып керүенә без - "Зәй офыклары" һәм "Новый Зай" газеталары хезмәткәрләре дә үз өлешебезне керттек.

-Язын без үзебезгә беркетелгән Казан урамында агачларны буяп чыккан идек, әле алар хәзер дә ак. Гомумән, без язын-көзен әлеге урамның уңайлылыгын, чисталыгын тәэмин итәбез. Спортчыларыбыз, сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар чиста урам-тротуарлардан, парк-скверлардан йөгерсен, зәйлеләр алардан сөенеп йөрсен дип тырышабыз, - ди спорт идарәсе белгече Эльвира Садретдинова.

Өмәдә катнашучыларның бу эшнең мөһимлеген аңлап башкаруы куандыра.

- Һәркем хуҗалыгында кышка кергәнче, ихатасы, ишегалды, йорт алдын җыештырып, бер кат тәртипкә китерә бит. Шәһәр-бистәләрне дә шулай чиста, тәртиптә калдыру мөһим, икеайлыкка битараф булмаска кирәк, - ди район үзәк дәваханәсе шәфкать туташы Сәгыйдә Хисмәтуллина.

Торак-коммуналь хуҗалыгы, төзелеш, юл хуҗалыгы һәм элемтә бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, 21 октябрьдә санитар чистартуда - 803, 23 октябрьдә исә 1648 кеше катнашкан. Ике көндә әлеге эшләргә 17 берәмлек техника җәлеп ителгән. Җыелган чүп-чар, яфраклар техникаларга төяп, полигонга озатылган. Мондый өмәләр алга таба да дәвам итәчәк. Өмәләрдә актив катнашыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: