Зәй офыклары

“Кызыл калфак”та – өстәмә төркем

Кичә "Кызыл калфак" балалар бакчасында 20 сабыйга исәпләнгән яңа төркем ачылды. Хәзер биредә 6 төркемдә 120 бала тәрбияләнәчәк. Бакчада төркем ачу эшләренә республика бюджетыннан акча бүленеп, аны "Ремстрой" ҖЧШ сыйфатлы итеп башкарып чыкты. Төркем якты, җылы, уңайлы: ул бакчаның беренче катында урнашкан. Аны ачу тантанасында район җитәкчесе Разиф Кәримов катнашып,...

Кичә "Кызыл калфак" балалар бакчасында 20 сабыйга исәпләнгән яңа төркем ачылды. Хәзер биредә 6 төркемдә 120 бала тәрбияләнәчәк. Бакчада төркем ачу эшләренә республика бюджетыннан акча бүленеп, аны "Ремстрой" ҖЧШ сыйфатлы итеп башкарып чыкты. Төркем якты, җылы, уңайлы: ул бакчаның беренче катында урнашкан. Аны ачу тантанасында район җитәкчесе Разиф Кәримов катнашып, бакча уенчыклар алу өчен сертификат тапшырды, нәниләрнең, әти-әниләрнең сөенечен уртаклашты, бирегә йөреп, мәктәпкә ныклы әзерлек алуларын теләде. Тантанадан соң ул ата-аналар, нәниләр белән аралашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: