Зәй офыклары

Көзге чакырылыш башланды

1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Район хәрби комиссариаты сентябрь аеннан армия яшендәге егетләрне барлап, алдан тиешле документларны җыю, медицина күзәтүе үткәрүгә әзерлек эшен башлаган иде. Быелгы көзге чакырылышта Зәйдән 90лап егет Россия Кораллы Көчләре сафларына басар дип көтелә. Гомумән, районда бу чакырылышта 300дән артык ир-егет хәрби комиссариатка чакыру...

1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Район хәрби комиссариаты сентябрь аеннан армия яшендәге егетләрне барлап, алдан тиешле документларны җыю, медицина күзәтүе үткәрүгә әзерлек эшен башлаган иде.

Быелгы көзге чакырылышта Зәйдән 90лап егет Россия Кораллы Көчләре сафларына басар дип көтелә. Гомумән, районда бу чакырылышта 300дән артык ир-егет хәрби комиссариатка чакыру алачак, аларның һәрберсен җентекләп тикшереп, армиягә җибәрү яки вакытлыча кичектереп тору мәсъәләсе хәл ителәчәк. Көзге чакырылышта солдат булачак егетләрне яңа хәрби форма көтә. Бу үзенчәлекле бер үзгәреш булачак.

- Сер түгел, армиянең абруе көннән-көн арта. Шуңа да хәзер төп игътибар санга түгел, сыйфатка бирелә, ягъни егетләребезнең хезмәткә белемле булып баруы мөһим. Без 17 яше тулганнарны медкомиссия күзәтүе аша хәрби исәпкә алганда аларның алга таба нинди һөнәргә өстенлек бирергә ниятләүләре, укуларын кайда дәвам итәчәкләре белән кызыксынабыз. Егетләрнең армия хезмәтенә әзерлегенә килгәндә, хәзер патриотик тәрбиянең югары дәрәҗәдә алып барылуы нәтиҗәсендә бу якны аксый дип булмый. Шулай да медкомиссия 100 процент сәламәт булганнарны бик аз ачыклый. Шуңа да сәламәтлекне тикшерүгә ил күләмендә җитди игътибар бирелә, авыруны яшереп калдыру мөмкин түгел, чөнки бер генә хәрби комиссар да, бер генә табиб та сәламәт булмаган егетне сәламәт дип, үз өстенә җаваплылык алмый. Бу армия шартларында бик мөһим, мәсәлән, психик яктан нык булмаган кеше бөтен взводка куркыныч тудырырга мөмкин. Ә физик әзерлеккә килгәндә, бу һәр яшь кешенең үзеннән тора. Кече яшьтән физик чыныгу алган егеткә армиядә, һичшиксез, җиңел булачак, хәрби хезмәттә ничек кенә уңай шартлар тудырылса да, анда аерым нормативлар үтәргә, хәрби кагыйдәләргә буйсынырга кирәк. Хәзер армия яшендәге һәр ир-егеттән район хәрби комиссариатына килү сорала, бу - чын егетнең Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә алынуга беренче адымы дигән сүз. Ә яңа хәрби формага килгәндә, ул бу көзге чакырылышта үзгәртелә. Хәзер солдатлар кыр хәрби формасын салып, офис хәрби формасыннан йөриячәк, - ди районның баш хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов .

Быелгы көзге чакырылыш 1 октябрьдән башланып 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Беренче озату октябрьнең егермеләрендә булыр дип планлаштырыла. Бүгенге көндә Зәйдән Россия Кораллы Көчләрендә 165ләп егет хезмәт итә, аларның бер өлешен тиздән яңа төркемнәр алыштырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: