Зәй офыклары

Көзге җилләр тәрәз чиртә...

Мөнир Талипов - районыбызда танылган газета хәбәрчесе, җирле шагыйрь. Ул Куш-Елга авылында гомер кичерә. Мөнир абый зәйлеләрне авылның тормыш-көнкүреше, аның тырыш хезмәтчәннәре, матур гаиләләре, хозурланырдай табигате турында мәкаләләре, шигырьләре белән сөендерә. Биш бала атасының балалар турында шигырьләре дә бик күп. Балалар өчен язу - сирәк затларга бирелә торган талант. Мөнир...

Мөнир Талипов - районыбызда танылган газета хәбәрчесе, җирле шагыйрь. Ул Куш-Елга авылында гомер кичерә. Мөнир абый зәйлеләрне авылның тормыш-көнкүреше, аның тырыш хезмәтчәннәре, матур гаиләләре, хозурланырдай табигате турында мәкаләләре, шигырьләре белән сөендерә. Биш бала атасының балалар турында шигырьләре дә бик күп. Балалар өчен язу - сирәк затларга бирелә торган талант. Мөнир Талиповның шигырьләре «Туган як авазы» һәм «Төбәгем тургае» дип исемләнгән җыентыкларда урын алды. Ун ел элек «Әбиләр чуагы» дигән китабы дөнья күрде. Ул - Сөббух Рәфыйков исемендәге премия лауреаты.

Мөнир Талипов заман белән бергә атлый, һаман иҗат итә. Бүген аңа 75 яшь. Без, «Зәй офыклары» газетасы коллективы, аны юбилее белән котлап, иҗади уңышлар, хезмәттәшлекнең тагын да ныгуын телибез. Газета укучыларга аның кайбер шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Әниләргә

Иң кадерле әйберләрне

Алтын белән тиңлиләр.

Дөньяда тиңләр әйбер юк

Хатын-кыз һәм әнигә.

Дөньядагы иң зур байлык -

Хатын-кыздыр, мөгаен.

Хатын-кыз - ул дөньяның

Тәүге сабан тургае.

Чәчәк бүләк итәр идем,

Сез үзегез чәчәкләр.

Сезнең белән барыр идем

Мин матур киләчәккә.

Матурлыкны, сабырлыкны

Бер Ходай биргән сезгә.

Батыр уллар, чибәр кызлар

Бүләк итәсез илгә.

Табигать күп авырлыклар

Йөкләгән хатын-кызга.

Әни дә сез, әби дә сез,

Сез безнең сөйгән кыз да.

Дөньядагы бар матурлык

Сезгә булсын, әниләр.

Сез булсагыз, дөнья яшәр,

Туып торыр бәбиләр,

Исән булсын әниләр!

Көзге уйланулар

Сары яфраклар булып

Очты тагын бер көзем.

Картлыгым ишек кага,

Уйланып үтә көнем.

Бер дә картаясым килми,

Гел яшь буласым килә.

Синнән бабай ясыйм дип,

Язмыш та миннән көлә.

Язмышлардан үтеп булмый,

Ходай шулай яраткан.

Яфракларны да җиргә

Язмыш җиле тараткан.

Кыр казларына ияреп,

Очты тагын бер көзем.

Ямансулап, моңаеп,

Карап калдым берүзем.

Кешеләрдә дә бит шушы

Яфрак язмышлары.

Җирләрдә ятасы бар бит,

И гомер агышлары.

Мәңгелек дөньяларга бит

Һәркемнең барасы бар.

Яшәү белән үлемнең

Аралары бигрәк тар.

Сары яфраклар булып

Очты тагын бер көзем:

Көзге җилләр тәрәз чиртә,

Уйланып үтә көнем,

Сызланып үтә төнем.

Йөрәк дәшә

Йодрык чаклы нәни генә йөрәк

Яшәсә дә читлек эчендә.

Көне-төне тибә, кеше өчен

Эшли һаман бөтен көченә.

Аның өчен яллар каралмаган,

Кеше аны борчый, газаплый.

Төтен белән кушып хәмерне

Адәми зат гүя җәзалый.

Тибә йөрәк, яна, сөя, көя,

Таудай кайгыларны күтәрә.

Бер тәүлеккә нәни генә йөрәк

Алтмыш потлап канны үткәрә.

Ничек саклыйм нәни йөрәгемне,

«Валидол»лар йөртәм кесәмдә.

Хыянәтне бер дә сөйми шул,

Яратмый ул юкка көлсәң дә.

Читлектәге нәни кошчык кебек,

И талпына, тавышын ишетәм.

Икәү бергә әгәр дус булсак,

Мин саклармын сине, кичекмәм.

Җәйге яңгыр

Яңгыр ява, яңгыр коя,

Яңгыр ява чиләкләп.

Гүя күктән ипи ява,

Тук булсын дип милләтләр.

Җылы яңгыр явып үткәч,

Сафлана бит һавалар.

Җылы яңгыр Җир-әнкәнең

Яраларын дәвалар.

Сулыш алулары җиңел,

Бер кайгы да юк сыман.

Игеннәрнең башын сыйпап,

Тарала җәйге томан.

Күпереп пешкән ипи белән

Тулып торсын табыннар.

Мондый серле матурлык,

Белмим, тагын кайда бар?!

Тыныч булсын дөньялар,

Явып торсын яңгырлар.

Еллар тыныч булса гына,

Бала тавышы яңгырар.

Яңгыр ява, яңгыр коя,

Ява яңгыр чиләкләп.

Авыз суларын китереп,

Пешеп тора җиләкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: