Гаилә кыйммәтләрен саклау, гаиләдә, җәмгыятьтә хатын-кызның ролен ассызыклау максатында республика күләмендә "Нечкәбил" бәйгесе үткәрелә. Быел аның ярымфинал туры Казанда 5 сентябрьдә үтте. Бәйгедә төрле шәһәр, районнардан 47 гүзәл зат катнашты. Алар арасында Зәй данын мәгариф идарәсе белгече Лилия Гатина яклады. Лилия табын әзерләү буенча да, үз-үзен тәкъдим итү бәйгесендә дә...
Гаилә кыйммәтләрен саклау, гаиләдә, җәмгыятьтә хатын-кызның ролен ассызыклау максатында республика күләмендә "Нечкәбил" бәйгесе үткәрелә. Быел аның ярымфинал туры Казанда 5 сентябрьдә үтте. Бәйгедә төрле шәһәр, районнардан 47 гүзәл зат катнашты. Алар арасында Зәй данын мәгариф идарәсе белгече Лилия Гатина яклады. Лилия табын әзерләү буенча да, үз-үзен тәкъдим итү бәйгесендә дә сынатмады, матур чыгышы белән жюри игътибарын җәлеп итте. Бәйгенең финал өлеше ноябрь ахырында Әниләр көнендә уздырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа