Зәй офыклары

Өлкән буын “Кояшкай”да кунакта

Дөньяда иң кадерле булган әти һәм әни турында без күп сөйлибез. Ә менә аларның да әниләре, әтиләре булган, аларга тормыш биргән, кеше иткән кешеләр - әби-бабайларыбызны да онытырга ярамый. Шуңа күрә, без "Кояшкай" балалар бакчасында әби-бабайларыбыз турында шигырьләр, җырлар өйрәнәбез, хикәяләр укыйбыз. Алар безнең өчен бик кадерле. Бигрәк тә, мондый...

Дөньяда иң кадерле булган әти һәм әни турында без күп сөйлибез. Ә менә аларның да әниләре, әтиләре булган, аларга тормыш биргән, кеше иткән кешеләр - әби-бабайларыбызны да онытырга ярамый. Шуңа күрә, без "Кояшкай" балалар бакчасында әби-бабайларыбыз турында шигырьләр, җырлар өйрәнәбез, хикәяләр укыйбыз. Алар безнең өчен бик кадерле. Бигрәк тә, мондый болгавыр заманда балаларыбызны шәфкатьле итеп тәрбия кылырга ярдәмнәре бик кирәк.

Илебез буенча, октябрь ае башында өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Безнең "Кояшкай" балалар бакчасы да әлеге бәйрәмнән читтә калмады. Бакчабызда эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган тәрбиячеләрне, бакча хезмәткәрләрен балалар, концерт программасы әзерләп, кунакка чакырдылар. Бәйрәмдә татар һәм рус телләрендә җырлар, шигырьләр яңгырады. Тамашачылар төрле милләт биюләрен карап таң калдылар. Кечкенә Абдуллина Азалиянең моңлы тавышын зур алкышларга күмделәр. Кичәнең шатлыклы да, моңсу да мизгелләре күп булды. Балалар, үзләренең әбиләренә багышлап, шигырь сөйләгәндә, күз яшьләре тыелып кала алмады. Бәйрәм ахырында, балалар, үзләре ясаган бүләкләрне, өлкәннәргә бүләк иттеләр һәм истәлек өчен фотога төштеләр.

"Кояшкай" балалар бакчасы, татар теле тәрбиячесе Алсу Миннебаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: