Зәй офыклары

Ломбардтан товар алыргамы?

Бүгенге көндә ломбардларга карата фикерләр төрле. Әлеге хезмәтләрдән кешеләр борын заманнан файдаланып килсәләр дә, бүген дә бу хезмәт актуальлелеген югалтмый. Ломбард - ул махсуслашкан коммерция оешмасы булган юридик зат. Аның төп эшчәнлегенә гражданнарга кыйммәтле әйберләрен саклаган өчен кыска вакытлы займ бирү керә, ягъни кешеләр ювелир эшләнмәләре, фотоаппарат, телевизор, ноутбук һ.б....

Бүгенге көндә ломбардларга карата фикерләр төрле. Әлеге хезмәтләрдән кешеләр борын заманнан файдаланып килсәләр дә, бүген дә бу хезмәт актуальлелеген югалтмый.

Ломбард - ул махсуслашкан коммерция оешмасы булган юридик зат. Аның төп эшчәнлегенә гражданнарга кыйммәтле әйберләрен саклаган өчен кыска вакытлы займ бирү керә, ягъни кешеләр ювелир эшләнмәләре, фотоаппарат, телевизор, ноутбук һ.б. әйберләрен ломбардка тапшырып, акча алып тора ала. Ломбардларда залогка калдырылган әйберләрне сатып алу мөмкинлеге дә бар.

Мәсәлән, бер кулланучы шәһәрдәге ломбардтан кәрәзле телефон сатып алырга карар кыла. Телефоннарның мөмкинлекләрен өйрәнеп, яхшылап сайласа да, берничә көн үтүгә, аның телефоны начар эшли башлый. Вакыт-вакыт телефон үзеннән-үзе сүнә, шалтырау вакытында ниндидер сызгыру барлыкка килә. Әлеге ситуацияне чишүне ярдәм итүне сорап, ул Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама бүлегенә кулланучылар хокукын яклауны сорап мөрәҗәгать итә.

Закон нигезендә ломбардтан телефон өчен түләгән акчаны кайтаруны таләп итәргә мөмкинме соң?

Россия Федерациясе законы нигезендә ломбардка тапшырылган әйберне хуҗасы билгеләнгән вакытта килеп алмаса, ломбард хуҗасы аны сатарга хокуклы. Шуңа күрә ломбард аша реализацияләнүче товарларга РФ "Кулланучылар хокукын яклау турында" Закон тулысынча кулланыла. Ломбардтан товар сатып алучы, кибеттәге сатучыга куйган кебек үк, РФ законының 18 маддәсе буенча үз таләпләрен куя ала, ягъни техник катлаулы товарга карата сатып алу - сату килешүен өзеп, акчаны кайтаруны яки шундый ук маркалы башка сыйфатлы товарга алыштыруны таләп итәргә, башка марка булганда, бәядәге аерманы өстәп түләп, алыштырып бирүне сорарга хокуклы. Шул ук вакытта сатучыга товарның сыйфатын тикшерү өчен 20 көн вакыт бирелә. Кайбер очракларда сатучы кулланучыга сыйфатны тикшереп тормыйча да акчаны яки икенче товарны кайтарып бирергә мөмкин.

Ә бу конкрет очракта кулланучыга ломбард хуҗасына шикаять белдереп ике нөсхәдә хат язарга, берсен ломбард хуҗасына, икенчесен шикаять белдерүен бәян итүе турында билге салдырып, число куелып, үзендә калдырырга киңәш ителде. Мондый шикаять белдерелгәннән соң сатучы кулланучыга товар өчен акчаны ун көн эчендә кайтарырга тиеш.

Ә ломбардтан бәясе очсыз булуга кызыгып техник җиһазлар алганчы, алдан яхшылап уйлау комачау итмәс. Ничек кенә булса да, ул һәркемнең үз эше, тик менә соңыннан шундый проблемаларга юлыгу куркынычы зур булуын онытмасагыз иде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: