Зәй офыклары

Мария Патяшина санитар-эпидемиологик вәзгыять буенча хисап тотты

Татарстандагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне тулаем алганда тотрыклы дип атарга була. 2015 елда 760 меңгә якын инфекцияле чир теркәлгән. Узган ел белән чагыштырганда, бу берникадәр күбрәк. Туберкулез, ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны артып китү аеруча борчу уята. Шулай ук гриппка каршы вакцинация күрсәткечләре республикабызда җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина...

Татарстандагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне тулаем алганда тотрыклы дип атарга була. 2015 елда 760 меңгә якын инфекцияле чир теркәлгән. Узган ел белән чагыштырганда, бу берникадәр күбрәк. Туберкулез, ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны артып китү аеруча борчу уята. Шулай ук гриппка каршы вакцинация күрсәткечләре республикабызда җитәрлек дәрәҗәдә түгел.


Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, узган елда бума ютәл - 2,5 тапкырга, эпидемик паротит - 2,3 тапкырга, талпан бореллиозы - 2 тапкырга, педикулез һәм ВИЧ-инфекция белән авыручылар 23,2 процентка арткан. Шул ук вакытта уңай нәтиҗәләр дә бар: 30 инфекцияле авыру буенча кимү күзәтелә. Әйтик, дизентерия буенча - 42,8 процентка, сальмонеллез буенча - 20 процентка диярлек, кискен вируслы гепатит буенча 18,5 процентка уңай үзгәреш бар. Дифтерия, кызылча, полиомиелит, столбняк, холера, себер язвасы, котыру чирләре исә бөтенләй күзәтелмәгән.



Уңай нәтиҗәләргә төрле инфекцияләргә каршы ясалган прививкалар ярдәмендә ирешелгән. Соңгы ике елда гына вакцинация ярдәмендә идарә итеп булган инфекцияләрнең 130 мең очрагын шул рәвешле булдырмый кала алганнар. Вакциналар сатып алуга былтыр республика бюджетыннан 53 миллион сум бүлеп бирелгән. Әгәр дә кисәтү чаралары күрелмәсә, әлеге чирләрне дәвалау чыгымнары 356 миллион сумга күбрәк булыр иде, дип белдерде Марина Патяшина.



Ел саен тын юлларының кискен вируслы инфекцияләре һәм грипп "баш күтәрә". Шуда да иң күп кешене аяктан еккан бу чирләрне кисәтүгә төп көчләр куела. Әмма прививка ясату гриппны кисәтүнең иң ышанычлы һәм иң нәтиҗәле ысулы булса да, республикабыз халкы вакцинациягә шик белән карый. Узган елда, әйтик, татарстанлыларның нибары 27 проценты гына әлеге саклану чараларын күргән. Россия күләмендә бу күрсәткеч 30 проценттан артып китә.



- Соңгы 5 елда вакцинацияләү белән колачланган республика халкы исәбе 5 процентка артты. Ә грипп белән авыручылар саны 12 тапкырга кимеде, - дип белдерде Марина Патяшина.

Россия Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова республикабызның гриппка каршы вакцинациядә калышуын борчулы фактор дип белдерде. Бүгенге көндә Татарстан авыручылар саны эпидемиологик чиктән артмаган 11 төбәк арасында булса да, прививкаларны популярлаштыру аерым игътибар үзәгенә алынырга тиеш, дип белдерде ул.

- Грипка каршы вакцинацияләү 27 процент - бу республика өчен җитәрлек күләмдә түгел. Әмма кисәтү чараларының бөтен комплексы хәзерге вакытта республикага грипп буенча эпидемик чикнең түбән дәрәҗәдә саклый алган 11 төбәк арасында булырга ярдәм итә. Бу - яхшы күрсәткеч. Әмма иммунизация белән колачланган халык исәбе югарырак булырга тиеш, - дип максат куйды Анна Попова.



Туберкулез очраклары арту - аеруча игътибар үзәгендә. Балалар һәм үсмерләр арасында бу чир 1,5 процентка арткан: 70 бала. Балигъ булмаганнар арасында әлеге чирләрнең артуы да - туберкулез белән бәйле вәзгыятьне ачык чагылдыручы фактор. Димәк, борчылырга җирлек бар. Бигрәк тә 15-17 яшьләрдәге үсмерләр арасында ачыкланган фактларның 1,5 тапкырга артуы сагайта. Моның белән бәйле рәвештә мантулардан баш тартуларны киметү бурычы куелган. Тикшерү узмаганнарны балалар учреждениеләренә кабул итмәү карары бар.



Соңгы елларда хайваннар арасында котыру чире таралуы артып киткән. 2015 елда хайваннардан зыян күрүчеләр саны 8 процентка арткан, 26 муниципаль берәмлектә бу күрсәткеч уртача республика буенча булганнардан артыграк, ә 8 районда зараланучылар саны 1,5-3 тапкырга күбрәк. Моның белән бәйле рәвештә районнарда караучысыз хайваннар санын киметү юнәлешендә актив эш оештырылган. Кыргый хайваннарны ату 3 тапкырга арткан. 12 муниципаль берәмлектә бу максатларга 3,5 миллионнан артык өстәмә финанслар бүленгән.



Эчкән су, сулаган һава - кешенең яшәү сыйфатында чагылыш таба торган факторлар. Шуңа да экологик вәзгыятькә аерым игътибар юнәлтелә. Руспубликада эчә торган суның сыйфаты яхшыруы күзәтелә, халкыбызның 97 проценты санитар һәм микробиологик таләпләргә туры килә торган су белән тәэмин ителгән. Әмма шуның белән бергә, кайбер муниципаль берәмлекләрдә чиста су белән тәэмин ителеш борчу уята. Спас, Мөслим, Арча, Әгерҗе, Яңа Чишмә, Чүпрәле, Биектау районы - шундыйлардан. Бу вәзгыятьне үзгәртүгә көчләрне жәлләмиячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: