Зәй офыклары

Машина йөртү таныклыгы алу катлаулана

Юл хәрәкәте иминлеге буенча машина йөртүгә таныклык алу катлауланачак, дип хәбәр итә үзәк матбугат чаралары. Таныклык алу өчен имтихан тапшыру билгеле булганча өч этаптан тора: теория һәм махсус мәйданда, шәһәр эчендә транспорт чарасын йөртеп күрсәтү. Хәзерге вакытта теориядән тест биргәндә 20 сорауда ике хата ясау гафу ителә. Ә яңа схема...

Юл хәрәкәте иминлеге буенча машина йөртүгә таныклык алу катлауланачак, дип хәбәр итә үзәк матбугат чаралары. Таныклык алу өчен имтихан тапшыру билгеле булганча өч этаптан тора: теория һәм махсус мәйданда, шәһәр эчендә транспорт чарасын йөртеп күрсәтү. Хәзерге вакытта теориядән тест биргәндә 20 сорауда ике хата ясау гафу ителә. Ә яңа схема буенча, ялгыш булган һәр җавап өчен шул ук тематик блоктан яңадан өстәмә биш сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Автодром мәйданчыгында "В" категориясе алуга дәгъва кылучы мәсәлән, хәзерге өч күнегү урынына биш күнегү ясарга тиеш була. Анда пассажирларны төшерү яки утырту өчен куркынычсыз тукталыш ясау, арт белән килеп парковкага басу һәм парковкадан чыгу күнегүләре өстәлә. Шәһәр эчендә йөрү буенча да бәя бирү катгыйлана. Шунысын да әйтергә кирәк, машина йөртү яңа буенча таныклыкларның тышкы кыяфәте үзгәрә, анда автомобиль белән идарә итүгә әлеге кешегә нинди чикләүләр каралу билгеләре куелачак. Әлеге үзгәрешләрнең яңа елга кадәр гамәлгә керү ихтималы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: