Зәй офыклары

Математика – иҗат ул

Бу көннәрдә Мәскәүнең өзлексез белем бирү үзәге математика укытучылары арасында үткәрелгән IX Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясады. Анда безнең Кече академия педагогы, Татарстанның атказанган укытучысы Фәнил Таймасов катнашып, җиңүче булды. Бу укытучының укучылар белән генә түгел, үз өстендә дә эшләве турында сөйли. Фәнил Хәнифович уңышлары белән Зәй данын еракларга таратуда үзеннән...

Бу көннәрдә Мәскәүнең өзлексез белем бирү үзәге математика укытучылары арасында үткәрелгән IX Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясады. Анда безнең Кече академия педагогы, Татарстанның атказанган укытучысы Фәнил Таймасов катнашып, җиңүче булды. Бу укытучының укучылар белән генә түгел, үз өстендә дә эшләве турында сөйли. Фәнил Хәнифович уңышлары белән Зәй данын еракларга таратуда үзеннән зур өлеш кертә. Без аны чираттагы җиңүе белән котлыйбыз.

- Бәйгеләрдә катнашып, беренчедән, үземне сынап карасам, икенчедән, укучыларыма үрнәк күрсәтеп, аларны да активлаштырырга тырышам. Минем элекке укучыларым арасында бүген Зәй, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә укытучы булып эшләүчеләр бар. Аларның кайберләре бәйгедә катнашып, без үзара да көч сынаштык. Ә укучың белән көч сынашу бер үк вакытта горурлык хисе дә уята, аларның синең эш юнәлешеңне белүе бераз дулкынландыра да. Ничек кенә булмасын, педагог өчен иң мөһиме - укучысының тагын да зуррак үрләр яуларга омтылуы. Ә аларның беренче җиңүләрен күрүдән дә бәхетле мизгел юк, - ди Фәнил Хәнифович.

Мондый мизгелләре шактый аның. Чөнки фән олимпиадаларында, бердәм дәүләт имтиханнарында югары нәтиҗәләр күрсәтә аның шәкертләре. Чын-чынлап математика фәне белән кызыксынган, әлеге юнәлешне сайлаган егет-кызлар бүген Мәскәү, Санкт-Петербург, Казанның югары уку йортларында белем ала. Әмма педагогны шунысы борчый - көчле белгечләрнең читтә калуы. Ул үз шәкертләренең туган төбәкләренә, республикага кайтып, яшь буынга белем бирүләрен яисә үз туган җирләренең икътисадын үстерүгә өлеш кертүләрен тели.

Фәнил Таймасов Чаллы, Түбән Кама балалары белән эшләргә дә вакыт таба. Кайбер нәрсәләргә үз укучыларыннан өйрәнүен дә яшерми педагог. Чөнки математикага да, башка өлкәләрдәге кебек, замана үзенчәлекләре үтеп керә. Иҗади якын килгәндә, бер үк биремнең әллә нинди кызыклы чишелешләрен табарга мөмкин, ди ул. Көндезен укучылар белән күп эшләү нәтиҗәсендә үзенә вакыт төнлә генә кала аның. Төрле тикшеренүләр аша ясаган ачышлары белән ул иң беренче итеп әтисе һөнәрен сайлаган кызы Лилия Шәяхмәтова белән уртаклаша. Лилия исә әтисенең өметләрен аклап, Зәйгә кайтып төпләнгән. Ул да укучыларның Кече академиясендә белем бирә. Киләчәктә үзен алмаштырырдай дәвамчы - кызы булуга чиксез шат ул.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: