Зәй офыклары

Матур үрнәк, яхшы башлангыч

Көндәлек тормышыбызга техник чаралар, автоматлаштыруга корылган эш алымнары елдан-ел күбрәк үтеп керә барган бу заманда бер-беребезгә игътибарлылык, ягымлы мөгамәлә, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар сулар һава кебек кирәк. Яхшы гамәл кылудан күңел йомшара, яшәү дәрте арта. Бу көннәрдә без менә шундый мәрхәмәтле гамәлнең шаһиты булдык. Изге күңелле кешеләр ярдәме белән кечкенә...

Көндәлек тормышыбызга техник чаралар, автоматлаштыруга корылган эш алымнары елдан-ел күбрәк үтеп керә барган бу заманда бер-беребезгә игътибарлылык, ягымлы мөгамәлә, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар сулар һава кебек кирәк. Яхшы гамәл кылудан күңел йомшара, яшәү дәрте арта.

Бу көннәрдә без менә шундый мәрхәмәтле гамәлнең шаһиты булдык. Изге күңелле кешеләр ярдәме белән кечкенә шәһәрдәшебез Тимерлан Хөснетдинов сәламәтлеге өчен бик тә кирәкле велотренажерга ия булды. Ә бу яхшы башлангычны тормышка ашыручы - «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче, волонтер Миләүшә Шәяхмәтова. Ул велотренажерны хәйрия ярдәме нәтиҗәсендә юнәтә. Иң башта социаль яклау идарәсенә элемтәгә чыгып, шәһәребездә яшәүче физик мөмкинлеге чикләнгән балалар тәрбияләнүче гаиләләр турында белешә һәм идарә белгечләре киңәше белән Хөснетдиновлар гаиләсенә туктала.

Әлфия һәм Илсур Хөснетдиновлар ике малай тәрбияли. Маратка - 3, ә Тимерланга - 7 яшь. Тимерланга тумыштан церебраль паралич диагнозы куелган. Искиткеч ягымлы, аралашырга яратучы малайга хәрәкәт итү авыр бирелә. Ә аяк-кул мускулларын ныгыту өчен бала мөмкин кадәр күбрәк махсус тренажерларда шөгыльләнергә тиеш, ди табиблар Хөснетдиновларга.

- Тимерланны моңа кадәр әтисе Тукай урамындагы тернәкләндерү бүлегенә тренажерларда күнегүләр ясарга йөртте. Шәһәрдә физик мөмкинлеге чикләнгәннәргә сәламәтлекләрен ныгыту өчен мондый уңайлылык тудырылуга без бик сөендек. Чөнки нәтиҗәсе күзгә күренеп сизелде.

- Балабызга өйдә генә уку мөмкинлеге бирелсә дә, хәрәкәтләнүдә алга китеш булгач, без аны яшьтәшләре белән беррәттән татар гимназиясенә беренче сыйныфка укырга бирдек. Мәктәпкә бик яратып йөри улыбыз. Әлбәттә, укый башлагач, тернәкләндерү бүлегенә еш йөреп булмый. Хәзер менә өебездә махсус тренажер булуга без бик шат, ярдәм кулы сузучыларга чын күңелдән рәхмәт, - ди Әлфия ханым.

Әлеге велотренажерны алу өчен эшмәкәрләр Илшат Газизҗанов, Валерий Шалафаев, Рәмзия Вагапова, Илдар Ханнанов, Мирный бистәсендә яшәүчеләр, төрле иҗтимагый эшләрдә катнашучы актив шәһәрдәшләребез - кем күпме булдыра ала - акчалата булышты. Әле аннан соң да хәйрия ярдәме күрсәтергә теләүчеләр табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: