Зәй офыклары

Матурлык яратучы гаилә

Безнең Мәктәп урамында иң өлкән кешеләр - Ильяс абый белән Рәзинә апа Юнысовлар. Март аенда алар 77 яшьлек бәйрәмнәрен каршылаячаклар. Әмма аларның гомер итү рәвешләренә карап, һич кенә дә бу яшьне биреп булмый. Алар һәрвакыт эштә, зарлануны белмиләр. Ильяс абый замана белән бергә атлый. Әле генә түбә калаен алыштырган иде,...

Безнең Мәктәп урамында иң өлкән кешеләр - Ильяс абый белән Рәзинә апа Юнысовлар. Март аенда алар 77 яшьлек бәйрәмнәрен каршылаячаклар. Әмма аларның гомер итү рәвешләренә карап, һич кенә дә бу яшьне биреп булмый. Алар һәрвакыт эштә, зарлануны белмиләр. Ильяс абый замана белән бергә атлый. Әле генә түбә калаен алыштырган иде, өен дә заманча итеп тышлатты. Капка-коймаларын да яңартып, карап тора. Баз өсләре дә, каралты-курасы да төзек, буялган. Иртә яздан кара көзгә кадәр бакчалары караулы. Бер генә чүп үләне тапмассың. Җиләк-җимеш агачлары тиешенчә киселгән, кәүсәләре агартылган. Барлык яшелчәләрне, бакча җиләген дә үзләре үстерәләр. Бәрәңгенең дә иң уңышлы сортлары аларда булыр. Үзләреннән артканын базарга алып барып, башкалар белән уртаклашырга да өлгерә алар. Токымлы сарыклар үрчетү белән дә шөгыльләнә Ильяс абый. Бу гаилә шулай дөньяны, матурлыкны ярата. Урамнан үтүчеләрнең кәефләрен күтәреп, озын түтәлләрдәге циния чәчәкләре, үрләтелгән гөлләре сәламләп калалар. Капка төпләрендә зәвык белән матур савытларда өйдә үстерелгән ал чәчәкле кына, кып-кызыл чәчәкле сальвия, ак чәчәкле яраннар күзләрне иркәли. Ә бит аларның һәркайсына күпме хезмәт, күңел җылысы салынган. Кышларын да хәрәкәттә өлкәннәребез. Турларындагы кечкенәдән үзләре утыртып үстергән чыршы агачын Яңа ел алдыннан бизәп, лампалар белән яктыртып куялар. Ул әллә каян күренеп, авылыбызга чакырып, ямь биреп тора.

Менә шундый тынгы белмәс, матурлык булдырырга омтылучы бу гаиләгә карап сокланабыз, үрнәк алырга тырышабыз, үзләренә сәламәтлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: