Зәй офыклары

Медведев, өченче яки аннан да күбрәк бала туганда, түләүләр өчен субсидия раслады

РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, өченче яки аннан да күбрәк бала туган гаиләләргә ярдәм итүгә айлык акчалата түләүләр өчен, 2015 елда субсидия түләүләренә 13 млрд сум чамасы акча бүлеп бирүне раслады. Федерациянең 53 субъектына 12 млрд 866 млн 550,4 мең сум күләмендә субсидия билгеләү расланды, диелгән РФ Хөкүмәте сайтында урнаштырылган...

РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, өченче яки аннан да күбрәк бала туган гаиләләргә ярдәм итүгә айлык акчалата түләүләр өчен, 2015 елда субсидия түләүләренә 13 млрд сум чамасы акча бүлеп бирүне раслады.

Федерациянең 53 субъектына 12 млрд 866 млн 550,4 мең сум күләмендә субсидия билгеләү расланды, диелгән РФ Хөкүмәте сайтында урнаштырылган Медведев имзалаган карарда.

Бу демографик вазгыять тискәре булган Федерация субъектларына 2015 елда мохтаҗ гаиләләргә түләүләр буенча вәкаләтләрен үтәү мөмкинлеге бирәчәк.

Бу карар Россия Президентының 2012 елның 7 маенда "Россия Федерациясендә демографик сәясәтне гамәлгә кую чаралары турында"гы указы буенча РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән.

Президент указы белән Федерация субъектларының югары вазифаи затларына ярдәмгә мохтаҗ гаиләдә 2012 елның 31 декабреннән соң өченче яки аннан да күбрәк туган балаларга өч яшькә кадәр айлык акча түләүләре (Федерация субъектында балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләмендә) билгеләргә тәкъдим ителгән.

http://tat.tatar-inform.ru/news/2014/12/24/104852/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: