Зәй офыклары

"Мефро уилз Руссия-Зәй заводы" ветераннары актив

Бүген Зәйнең "Энергетик" мәдәният сараенда "Мефро уилз Руссия-Зәй заводы" ҖЧШ ветераннар советының хисап-сайлау җыелышы үтте. Бүгенге көндә әлеге оешмада 1280 өлкән яшьтәге зәйле исәптә тора, алар барысы да завод КамАЗга караган чорда анда хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан кешеләр. Хисап-сайлау җыелышы барышында ветераннар советының эшчәнлеге каралды һәм ул канәгатьләнерлек дип...

Бүген Зәйнең "Энергетик" мәдәният сараенда "Мефро уилз Руссия-Зәй заводы" ҖЧШ ветераннар советының хисап-сайлау җыелышы үтте. Бүгенге көндә әлеге оешмада 1280 өлкән яшьтәге зәйле исәптә тора, алар барысы да завод КамАЗга караган чорда анда хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан кешеләр. Хисап-сайлау җыелышы барышында ветераннар советының эшчәнлеге каралды һәм ул канәгатьләнерлек дип билгеләнде. Кабаттан завод ветераннар советы рәисе итеп инде моңа кадәр дә бу эшне уңышлы башкарып килгән Илдус Ибраһимов сайланды, иң актив ветераннар заводның Мактау грамоталарына лаек булды. Ветераннар чыгышларыннан аларның яңа завод һәм район җитәкчелеге тарафыннан игътибар үзәгендә булуларыннан канәгать калулары аңлашылды, алга таба да бу ихтирам-хөрмәт югалмавын теләде өлкәннәр. Шулай ук сөйләшүләр барышында ветераннар шәһәр советы рәисе урынбасары Клара Габидуллинага яшәү шартлары буенча үзләрен борчыган сорауларны бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: