Зәй офыклары

“Мефро уилз Руссия – Зәй заводы”нда ветераннарга медальләр тапшырдылар (фотолар)

Бүген "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" ҖЧШендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды. Бүгенге көндә заводта 75 ветеран исәпләнә, шуларның 3се - сугыш, калганнары тылда авыр еллар михнәтен үз җилкәләрендә татыган мөхтәрәм затлар. Предприятиедә үткән тантанага 29 ветеран килде, аларга район...

Бүген "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" ҖЧШендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды. Бүгенге көндә заводта 75 ветеран исәпләнә, шуларның 3се - сугыш, калганнары тылда авыр еллар михнәтен үз җилкәләрендә татыган мөхтәрәм затлар. Предприятиедә үткән тантанага 29 ветеран килде, аларга район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов, завод директоры Илья Давыдов, район баш хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов медальләр, пакет, завод исеменнән акчалата бүләкләр тапшырды.
- Сез - Бөек Җиңү көнен якынайтучы олы хөрмәткә лаек затларыбыз. Сугыштан соңгы елларда да тырыш хезмәтегез белән заводның бүгенге үсешендә бәяләп бетергесез өлеш керткән кешеләр. Шуңа да сез - бүген олы предприятиенең иң кадерле кунаклары. Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә! Алга таба имин булып, безне сөендереп яшәвегезне телибез, -диде Разиф Кәримов ветераннарга мөрәҗәгать итеп.
Мөхтәрәм затларның берсе - Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Николаевич Мещеряков. Ул заводка нигез салу чорыннан аны төзү эшендә катнашкан. Соңыннан столяр булып заводта эшли, аның биредәге хезмәт стажы 23 ел. Василий Николаевич бүген дә завод үсеше өчен җан атып яшәвен әйтә.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: