Зәй офыклары

Менә, ичмаса, уңыш!

Быел җәй үзенчәлекле булды, бакчачылар яшелчә, чәчәкләрнең, башка еллардан аермалы буларак, сабакка котырып үсүен, тармак-лануын, формасы үзгәрүен әйтәләр. Газета укучыларыбыз ел саен яшелчә, җиләк-җимештән уңыш алу шатлыкларын бүлешәләр. Бер көнне редакциягә шәһәрдәшебез Сәрия ханым Петрова зур-зур кишерләр күтәреп килеп керде. -Күрегез әле кишерләремне, моңа кадәр мондый ук уңыш алганым юк...

Быел җәй үзенчәлекле булды, бакчачылар яшелчә, чәчәкләрнең, башка еллардан аермалы буларак, сабакка котырып үсүен, тармак-лануын, формасы үзгәрүен әйтәләр.

Газета укучыларыбыз ел саен яшелчә, җиләк-җимештән уңыш алу шатлыкларын бүлешәләр. Бер көнне редакциягә шәһәрдәшебез Сәрия ханым Петрова зур-зур кишерләр күтәреп килеп керде.

-Күрегез әле кишерләремне, моңа кадәр мондый ук уңыш алганым юк иде, - дип сөйләп китте ханым.

Чыннан да, кишерләренең берсе-берсе кило ярым, буйлары 38 сантиметр, диаметры 8 сантиметрда 7 миллиметр. Өч кишер 12 литрлы чиләктән чыгып тора хәтта. Зур булмаган түтәлдән (1:3,5 метр) ул дүрт капчыкка якын кишер уңышы алган.

Сәрия ханым бакчасында суган, сарымсак, бәрәңге дә үстерә икән. Аларны да шактый мул уңыш бирде дип сөенә.

Ул бакча эше белән яратып шөгыльләнә: орлыктан алмагачлар үстергән, алар инде җимеш бирә башлаган. Бакчасында ниләр генә үсми икән аның, иң мөһиме, тырышып хезмәт куйгач, нәтиҗәсе дә бар.

Ханымның яшелчәләр үстерүдә дә үз хикмәтләре бар. Ул бернинди минераль ашламалар да кулланмый, ләкин тирес, черемәдән даими файдалана. Кишер, чөгендер сабакларын да әрәм итми, ул аларны органик ашлама итеп куллана.

Бакчага булган хирыслык аңа әнисеннән килә. Әнисе дә аның зур бакча тотып, аннан мул уңыш үстереп яши. Балалары кечкенәдән кул арасына кереп, эшне күреп, белеп үсә.

Тормыш иптәшен югалту кайгысын да Сәрия ханым бакчада эшләп, юаныч табып кичергән. Балалары гына түгел, оныклары да эшләп үсә аның.

Улы Алексей мин армиягә киткәч, суга интекмәгез дип, кое казып калдыра бакчада. Исән-имин хезмәт итеп кайтуын теләп, яшелчәләргә ул казыган коедан су сиптем, ди Сәрия ханым.

Сәрия ханым уңышларым белән күргәзмәдә катнашыр идем, теләге булганнар белән тәҗрибә уртаклашырга да вакыт табар идем ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: