Зәй офыклары

Җәмәгать туклануы оешмаларына санитар-эпидемиологик таләпләрне бозган өчен штрафлар күләме артты

Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексның 6.6 маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Ул җәмәгать туклануы оешмаларында (ашханә, ресторан, кафе, бар һ.б.), шул исәптән ризык, эчемлекләр әзерләү, аларны саклау, сату урыннарында санитар-эпидемиологик таләпләр бозылган очракта, штрафлар күләме артуны үз эченә ала. Административ штрафның минималь күләме җаваплы затлар һәм юридик зат булмаган эшмәкәрләргә...

Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексның 6.6 маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Ул җәмәгать туклануы оешмаларында (ашханә, ресторан, кафе, бар һ.б.), шул исәптән ризык, эчемлекләр әзерләү, аларны саклау, сату урыннарында санитар-эпидемиологик таләпләр бозылган очракта, штрафлар күләме артуны үз эченә ала. Административ штрафның минималь күләме җаваплы затлар һәм юридик зат булмаган эшмәкәрләргә - 2 меңнән 5 мең сумга, ә максималь күләме 3 меңнән 10 мең сумга кадәр артты. Юридик затларга штрафларның иң кечкенәсе 20-30 мең сум, максималь булганда 30дан 50 мең сумга кадәр билгеләнә. Үзгәрешләр агымдагы елның 3 гыйнварыннан гамәлгә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: