Зәй офыклары

Мәгънәле гомер

Укытучы. Әти-әни сүзе белән янәшә куелырга хаклы булган олуг исем. Кеше нинди биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучысы тора. Укытучы - зур тормыш юлына чыгаручы, рухландыручы һәм маяк. Сүз башым Түбән Биш мәктәбендә күп еллар татар теле һәм әдәбияты фәнен укыткан Нина Антоновна Минкина турында. Гомумән, Түбән Биш мәктәбе элек-электән...

Укытучы. Әти-әни сүзе белән янәшә куелырга хаклы булган олуг исем. Кеше нинди биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучысы тора. Укытучы - зур тормыш юлына чыгаручы, рухландыручы һәм маяк. Сүз башым Түбән Биш мәктәбендә күп еллар татар теле һәм әдәбияты фәнен укыткан Нина Антоновна Минкина турында. Гомумән, Түбән Биш мәктәбе элек-электән көчле укытучылары, укучылары белән дан тотты.

Көчле педагогларда белем алган Нина кечкенәдән укытучы булырга хыяллана. Мәктәпне тәмамлап, хезмәт юлын пионервожатый булып башлый. Читтән торып Казан педагогика институтын тәмамлый. Белемен тулыландыру өчен дә вакыт таба ул. Эзләнә, күп укый, яңа алымнар өйрәнә, иҗади эшли. Үз эшен яратып, булсын дип хезмәт куя.

Һәр дәресе кызыклы, мавыктыргыч була иде аның. Сәнгатьле сөйләшә, сабыр, шәфкатьле булуы белән күңелләребезне яулады. Аның дәресләрен яратып, көтеп алабыз, тын да алмый тыңлыйбыз. Аның кабинеты иң яхшылардан саналды. Юкка аңа татар телчеләренең район методик берләшмәсен җитәкләү вазифасы йөкләнмәгәндер. Укытучыбыз татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә туган телгә мәхәббәт, халкыбызның үткәне, киләчәге белән кызыксыну, горурлану хисе тәрбияләде. Безнең уку һәм фикерләү сәләтебезне үстерү, әхлаклылык, гаделлек, матурлыкны күрә белү сыйфатлары булдыру аның төп максаты булды. Сыйныфтан тыш чараларны оештыруга да нык әһәмият бирде, чөнки андый чаралар - үзе бер тәрбия. Үз-үзен аямыйча эшләде ул. Мәктәпкә укытучылар тиешле таләпләр буенча киенеп йөрде. Гомумән, анда һәрнәрсәгә нечкә зәвык бар. Нина Антоновна белем бирү генә түгел, безне тормышка яраклашкан чын кеше итеп тәрбияләргә тырышты. Гаиләдә дә яраткан хатын, ана ул. Тормыш иптәше Хәниф абый белән өч ул үстереп, тормыш юлына озаттылар. Уңган хуҗабикә дә. Кыскасы, һәрьяктан өлге итеп куярлык укытучыбыз.

Нина Антоновна күптән түгел 70 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Исән-имин булыгыз Нина Антоновна, без сезне еллар үткән саен тирән хөрмәт белән искә алабыз.

Үз хезмәтен яратып, намус белән башкарган укытучы балалар күңелендә дә телгә, укытучы һөнәренә мәхәббәт уята алды. Ул белем биргән укучылар арасында татар теле укытучысы белгечлеген сайлаучылар күп. Димәк, укытучының дәвамчылары, горурланырлык укучылары бар.

Роза Вәлиева,

үзәкләштерелгән китапхәнәләр челтәре директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: