Зәй офыклары

Мәгънәле үткән гомер

Мөгаллим. Укытучы. Педагог. Һәркемгә кадерле бу сүзләрне ишеткәч, хезмәтенә җаны-тәне белән бирелеп, көчен кызганмыйча эшләүче белгечләр күз алдына килеп баса. Башлангыч сыйныф укытучылары исә сине гомер буе озата бара. Аксар авылында 30 елга якын укучыларга башлангыч белем биргән, бүген лаеклы ялда булган Миннефрүзә Гариф кызы Нәбиуллина хезмәт юлы белән генә...

Мөгаллим. Укытучы. Педагог. Һәркемгә кадерле бу сүзләрне ишеткәч, хезмәтенә җаны-тәне белән бирелеп, көчен кызганмыйча эшләүче белгечләр күз алдына килеп баса. Башлангыч сыйныф укытучылары исә сине гомер буе озата бара. Аксар авылында 30 елга якын укучыларга башлангыч белем биргән, бүген лаеклы ялда булган Миннефрүзә Гариф кызы Нәбиуллина хезмәт юлы белән генә түгел, яшәеше, үзен тотышы белән дә башкаларга үрнәк. Хезмәтеңә иң зур бәя - укучыларыңның хөрмәтен, ихтирамын казанудадыр ул: Миннефрүзә апа казану гына түгел, яуланганны саклый алучыларның берсе дә. Ул бу көннәрдә үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп уза.

Аксар кызы Миннефрүзә Югары Шепкә мәктәбен тәмамлагач, фермада лаборант, бригадир ярдәмчесе булып эшли. Аннан Арча педагогика училищесына читтән торып укырга керә. Соңгы курсны ул күкрәк баласы Ләйсән белән тәмамлый.

-Мин училищены үземнән ун яшькә яшь студентлар белән тәмамладым. Тормыш иптәшем Мөсавир, каенана-каенатам яхшы кешеләр иде, - ди Миннефрүзә апа.

Бер түбә астында каенана-каената, ире ягыннан инвалид апасы белән яши, аларны 86 - 87 яшькә кадәр тәрбияли, бергәләп өч кыз үстерәләр. Ире колхозда баш агроном булып эшли, хезмәте тынгысыз, басу-кырлардан кайтып керми. Ирне ир иткән дә хатын бит. Бер-берләрен ямьсезләмәделәр, ихтирам итешеп, күпләргә үрнәк булып яшәделәр, Миннефрүзә апага өлкәннәрне тәрбияләп яшәгәне өчен генә дә һәйкәл куярлык, ди күршеләре.

Татар хатын-кызларына хас сабырлыгы, тыйнаклыгы белән авылдашлары арасында ихтирам казана укытучы, авылның җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Эшләгән еллары хатирәләрен яңартып, укытучы һөнәрен сайлавына үкенми. 1969 елда мәктәптә эшли башлаганда ике беренче сыйныф иде, шуның берсендә мин эшчәнлегемне башладым, бүгенге көндә үзе укытучы Җәннәт Мингалина шул сыйныфта укый иде, ди Миннефрүзә апа. Ул барлыгы 156 укучыга башлангыч белем биргән. Бүген эшли башлаган елларында кулланган әлифбаны кадерләп саклый. Әлеге китап аның күпме көч куйганын сөйли. Педагог балаларда укуга кызыксыну уятырга, аларга төпле белем бирергә тырыша. Укучының алдагы укуы башлангычта алган белемгә нык бәйле булуын яхшы аңлый укытучы. Аның тырыш хезмәте тиешенчә бәяләнә: ТАССРның «Мәгариф отличнигы» исеменә, «Намуслы хезмәт өчен» медаленә, ТР Мәгариф министрлыгы Мактау грамоталарына ия була.

Миннефрүзә апа укучыларының барысын да биш бармагыдай белә, аларның тормышлары, уңышлары белән кызыксынып тора. Укучылары да аны онытмый, бәйрәмнәрдә котлый, хәл-әхвәлен белешә. Армия хезмәтеннән бүләк белән кайтып хәлен белүчеләр дә бар. Хезмәттәшләре дә ярата, үз итә аны. Курсташлары белән дә ныклы элемтәләрен өзми.

Өч кызының икесе әнисе һөнәрен сайлый. Олы кызы Ләйсән - Чаллыда югары белемле икътисадчы, уртанчысы Лилия Аксарда укыта, әнисе лаеклы ялга чыккач, аның эшен дәвам итә. Кечкенә кызы Миләүшә шәһәрнең 6нчы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Кызлары да әнисе кебек намуслы хезмәт куя.

-Оныкларымның уңышлары-казанышларына куанып яшим. Тормышта үз урыннарын табып, җәмгыятькә кирәкле булып яшәсеннәр берүк, кешеләргә игелекле, сәламәт булсыннар, - ди Миннефрүзә апа.

Ул аларның һәрберсенең фотоларын күрсәтеп, алар турында җылы итеп сөйли. Илнара - Чаллыда хокук һәм икътисад идарәсе, Альбина - Санкт-Петербургта медицина, Динар Казанда авиация институтында укый. Гөлнара җырларга, сәнгатьле итеп сөйләргә оста, автомеханиклар әзерләү техникумын тәмамлагач, хисапчы булырга исәп тота. Эльмир белән Алсу - әлегә мәктәп укучылары. Балалары һәм оныклары, аның янына атна саен кайтып, булышып торалар. Миннефрүзә апа кызы Лилия белән гомер итә, Зәйдә ялгызы гына яшәүче Саҗидә апасы еш кайтып тора аның янына.

- Балаларым, туганнарым, хезмәттәшләремә рәхмәт, мине ташламыйлар. Сәламәтлеккә туймасам да, күңелемне төшерергә тырышмыйм, булганына шөкер итеп, ил-көннәрнең тынычлыгын теләп яшим, - ди мәгариф ветераны.

Гомер көзенә керә барган саен мәгънәле тормыш юлы узган ветеран күңеле белән укучылары, хезмәттәшләре арасында...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: