Зәй офыклары

Милли традицияләрне гаилә саклый

Зәебез - күп милләтле район. Анда татарлар, руслар, башкортлар, марилар, чувашлар һәм башка милләт кешеләре бер гаилә булып дус-тату яши. Матрасул Жуманиязов тормыш иптәше Зулхумор Маткоримова белән Татарстанга 1996 елда килеп урнашалар. Алар - Үзбәкстанның Харезм өлкәсе Хива шәһәреннән. 1998 елдан Россия гражданнары без, ди Матрасул. Ул Хива шәһәрендә дөньяга...

Зәебез - күп милләтле район. Анда татарлар, руслар, башкортлар, марилар, чувашлар һәм башка милләт кешеләре бер гаилә булып дус-тату яши.

Матрасул Жуманиязов тормыш иптәше Зулхумор Маткоримова белән Татарстанга 1996 елда килеп урнашалар. Алар - Үзбәкстанның Харезм өлкәсе Хива шәһәреннән. 1998 елдан Россия гражданнары без, ди Матрасул. Ул Хива шәһәрендә дөньяга килгән, урта мәктәп, училище һәм архитектура институтын тәмамлаган. Герой-анасы дөньяга тудырган 12 баланың алтынчысы ул. Әнисе гомер буе гади, авыр хезмәттә, әтисе балта остасы, ташчы һәм башка һөнәрләргә ия кеше булган.

Тормыш иптәше Зулхумор белән бер мәктәптә, бер сыйныфта укыганнар. Зулхумор да - югары белемле келәм туку остасы. Монда күчеп килгәнче, келәмнәр туку комбинатында оста булып эшләгән. Ул комбинат Германиягә чыгару өчен махсус келәмнәр тукыган, тик хезмәт хаклары гына вакытында түләнмәгән. Тормыш алып бару, балалар үстерү өчен акча булмау туган җирне калдырып китәргә мәҗбүр иткән. Бүгенге көндә сәүдә белән көн күрә алар. Балалары да үз иткән Татарстанны. Аларның тигез һәм уртак гаиләсендә ике бала үсә. Кызлары Шохсанам - 2нче мәктәпнең VIII сыйныфында, ә уллары Машраб шул ук мәктәпнең III сыйныфында укый.

- Гаиләбез - үзенә җитәрлек атрибутлары булган кечкенә дәүләтебез ул, - ди Матрасул. - Аның язылмаган үз законнары, җитәкчесе, әгъзалары, финанс министры һәм башкалары бар. Әлбәттә, һәр төрки гаиләдәге кебек, мин - аның җитәкчесе һәм финанс министры. Чөнки ир кеше гаилә тормышын алып барырга, хатынын һәм балаларын ашатырга тиеш. Бездә гаиләне туйдыра алмаган ирне чын ир-атка санамыйлар, - ди ул.

Аларның гаиләсе башка милләт кешеләрен хөрмәт итә: тырышып рус һәм татар телләрен үзләштерә. Шул ук вакытта үз телләрен дә онытмыйлар, аны зурлап, хөрмәт итеп яшиләр. Өйләрендә алар үз телләрендә аралаша, үз милли җырларын тыңлый. Һәр кеше үзе яшәгән илнең телен белергә тиеш, ләкин ана телен бервакытта да онытырга тиеш түгел дип, балаларын тәрбияли алар. Булдыра алганча, үзләренең милли бәйрәмнәрен искә алалар, милли ризыкларын пешерәләр, дин кушканча яшәргә тырышалар һәм аны балаларына да сеңдереп үстерәләр. Чөнки киләчәккә нигез гаиләдән салына. Шуңа күрә өйдә балаларыбызның билгеле үз эшләре бар: кемдер өй җыештыра, кемдер савыт-саба юа, диләр. Милли йолалары турында сөйләргә үтенгәч, Матрасул туй йоласы турында сөйләде. Күп нәрсәләр безнең кануннарга туры килсә дә, аерымлыклар да бар, әлбәттә. Минем өчен иң кызыгы сөннәт туе булды. Ир баланы сөннәтләү билгеле бер яшьтә генә башкарыла икән. Ул 2, 4 яшьтә түгел, ә 3,5 яки 7 яшьтә башкарылырга тиеш. Сөннәт туе ир баланың горурлыгына, чисталыгына ишарә итүче иң күркәм туй санала. Бу көнне балага бик күп бүләкләр бирелә, туган-тумача, күршеләр кунак була. Чыннан да, һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре, йолалары, милли ризыклары, милли киемнәре бар.

Зәй халыкларының үзара дус-тату яшәве белән башкалар өчен толерантлык үрнәге булып торуын да күрсәтә. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда йолаларның роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф-гадәтен өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: