Зәй офыклары

Минем гаиләм

Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче яшүсмерләр белән "Минем гаиләм" дигән темага шөгыльләр үткәрелде. Әлеге шөгыльләр балаларның гаилә, гаилә традицияләре, кыйммәтләре, гаиләнең тормышта роле турында күзаллавын тагын да киңәйтүне максат итеп куйды. Алдагы көнне балаларга өйгә эш бирелде. Әти-әниләр белән бергәләп гаилә албомнарын карап, үзләре...

Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче яшүсмерләр белән "Минем гаиләм" дигән темага шөгыльләр үткәрелде. Әлеге шөгыльләр балаларның гаилә, гаилә традицияләре, кыйммәтләре, гаиләнең тормышта роле турында күзаллавын тагын да киңәйтүне максат итеп куйды.

Алдагы көнне балаларга өйгә эш бирелде. Әти-әниләр белән бергәләп гаилә албомнарын карап, үзләре өчен истәлекле, нәрсә белән булса да мәшгуль булган фоторәсемнәрне сайлап алырга, аларга исем уйлап табарга кушылды.

Икенче көнне эш анкета тутырудан башланды. Анда менә шундыйрак сораулар бар иде. Син яшерен серләреңне гаилә әгъзаларына ышанып сөйли аласыңмы, сезнең гаиләгә генә хас легенда, риваятьләр бармы? Гаилә реликвиясе буларак сакланучы хат, открытка, башка әйберләр бармы сездә? Менә шушы анкета аша балалар үзләренең гаиләләрен презентацияләүне сизми дә калдылар.

Шөгыльләрнең икенче өлешендә гыйбрәтле хикәяләр укылды, алар буенча бик җанлы фикер алышулар үткәрелде, темага кагылышлы мәкальләр, табышмаклар әйтелде. Очрашу чәй өстәле янында дәвам итте. Сөйләшү бик кызыклы килеп чыкты. Ләкин күп кенә баларның үзләренең әби-бабалары турында бик аз белүе ачыкланды. Аларда үз нәсел тамырлары турында күбрәк белү теләге уянды. Димәк куелган максатка ирешелде.

В. Фатеева, үзәк психологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: