Зәй офыклары

Мирный бистәсе өлкәннәрен хөрмәтләделәр

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан шәһәр мәдәният йорты урман хуҗалыгы ветераннарын һәм бистәнең өлкәннәрен үзенә кунакка дәште. Табын янында концерт номерлары белән үрелеп барган сөйләшү-аралашудан өлкәннәр канәгать калды. Аларны "Зәй урман хуҗалыгы" һәм "Зәй урманчылыгы" оешмалары директорлары И. Усманов, Т. Вахтерова котлады. Өлкәннәр тамашачы булып кына утырмады, үзләре дә такмаклар җырлады,...

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан шәһәр мәдәният йорты урман хуҗалыгы ветераннарын һәм бистәнең өлкәннәрен үзенә кунакка дәште. Табын янында концерт номерлары белән үрелеп барган сөйләшү-аралашудан өлкәннәр канәгать калды. Аларны "Зәй урман хуҗалыгы" һәм "Зәй урманчылыгы" оешмалары директорлары И. Усманов, Т. Вахтерова котлады. Өлкәннәр тамашачы булып кына утырмады, үзләре дә такмаклар җырлады, уен-бәйгеләрдә катнашты, алар чорында популяр булган җырларны һәвәскәр артистлар башкарганда күзләрдә яшьләр дә шәйләнде. Кыскасы, мәдәният хезмәткәрләре аларны бер мизгелгә яшьлекләренә алып кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: