Зәй офыклары

Мәктәпләрдә чыршы бәйрәмнәре

Һәркайда яңа ел кәефе, яңа ел рухы. Мәктәп, балалар бакчаларында бәйрәмнәр гөрли. Шәһәребезнең 6 нчы мәктәбендә татар телендә чыршы бәйрәмнәре уздыру матур традициягә әйләнде. Татар теле укытучылары ел саен төрледән-төрле кызыклы темалар табып, укучылар белән тамаша оештыра. Быел исә барыбыз да яратып караган «Простоквашинога» (Оеган сөт авылы) сәяхәт кылдык. Әсәр...

Һәркайда яңа ел кәефе, яңа ел рухы. Мәктәп, балалар бакчаларында бәйрәмнәр гөрли. Шәһәребезнең 6 нчы мәктәбендә татар телендә чыршы бәйрәмнәре уздыру матур традициягә әйләнде. Татар теле укытучылары ел саен төрледән-төрле кызыклы темалар табып, укучылар белән тамаша оештыра. Быел исә барыбыз да яратып караган «Простоквашинога» (Оеган сөт авылы) сәяхәт кылдык. Әсәр яңа ел тематикасы белән баетылган, ә геройлар шул ук: Федор абзый, Шарик, Матроскин, Печкин һәм кошчык. Тамашада катнашкан 3, 5, 6, 7, 10нчы сыйныф укучыларының талантына таң калырлык. Әсәр дә уңышлы сайланган: кызыклы, һәркем белгән һәм җәлеп итәрлек, ә иң мөһиме - татар телендә. Бучара балаларга тагын бер тапкыр үз телебездә мавыктыргыч чыгышлар күпкә отышлы икәнен исбатлады. Бәйрәм кичәсе уеннар, җыр-бию белән аралашты. Шундый күңелле кичә өчен 6 нчы мәктәпнең татар теле укытучыларына, бигрәк тә Зиләрә Данилова һәм Гөлнар Гыйльмановага зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: