Зәй офыклары

Мәскәүдә беренче татар фильмы төшерелде!

Атаклы татар язучысы Әмирхан Еники: "Мәхәббәт - ул йөрәк эше" дигән. Татар классигының әлеге сүзләре Мәскәүдә яшәүче татар егетләрен кинокартина төшерергә рухландырган да инде. 5 март көнне Казанның "Мир" кинотеатрында Гаяр Нуримановның "Мәхәббәт - йөрәк эше" дигән тәүге фильмы тәкъдим ителәчәк. Гаяр - Татарстан тамашачысы өчен яңа исем. Ул Түбән...

Атаклы татар язучысы Әмирхан Еники: "Мәхәббәт - ул йөрәк эше" дигән. Татар классигының әлеге сүзләре Мәскәүдә яшәүче татар егетләрен кинокартина төшерергә рухландырган да инде.


5 март көнне Казанның "Мир" кинотеатрында Гаяр Нуримановның "Мәхәббәт - йөрәк эше" дигән тәүге фильмы тәкъдим ителәчәк. Гаяр - Татарстан тамашачысы өчен яңа исем. Ул Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылы егете. Хәзерге көндә Мәскәү каласында гомер итә.



Бу егеткә чын мәгънәсендә "кино җене кагылган" дисәк тә, арттыру булмас. Ул педагог дипломына ия, гарәп теле белгече. Ә инде кино сәнгате белән якыннанрак танышу өчен Мәскәүнең ГИТИСында режиссер бүлеге курсларында белемен чарлый. Ике елдан укуымны төгәллим, ди.

- 2012 елны үз командамны туплап кино төшерә башладык, - ди Гаяр әфәнде. - Өч ел дәвамында "Мәхәббәт - йөрәк эше"дигән фильмны төшереп тәмамладык. Мәскәүдә премьера - 24 февральдә, Казанда - 5 мартта, Уфада - 12 мартта, Самарада 19 мартта тәкъдим итәргә ниятләп торабыз. Мәскәүдә тулы метражлы итеп эшләнгән беренче татар киносы булды бу. Фильм рус телендә, кайбер урыннарда актерлар татар телендә дә сөйләшә. Әсәрнең сюжеты гаилә кыйммәтләренә багышлана һәм андагы кискен мәсьәләләрне колачлый.

120 минутлык картинаны эшләгәнче авторлар шул ук исемдәге ролик эшләгән була. Интернет киңлекләренә кызыксыну тудыргач, тулы метражлы фильм әзерләргә кирәк, дигән карарга килә Гаяр.



- Картинаның беренче өлешендә яшьләр очраша, гаилә кора, ә икенчесендә тормыш итүләре бәян ителә. "Мәхәббәт - йөрәк эше" - дебют эшем. Мин монда режиссер да, сценарий авторы да, продюссеры да. Финанс ягы да үз җилкәмдә булды, ди режиссер егет.

- Гаяр, киноның киләчәк язмышы хакында фикер йөрткәндә, төрле маркетинг алымнар куллану мәслихәт. Бу җәһәттән сез ничегрәк эш иттегез?

- Драма жанрындагы әлеге фильмга татарның танылган сәхнә йолдызларын җәлеп итәргә тырыштым. Әлбәттә, бу уңайдан Казанда җайлырактыр... Мәскәүдә андыйлар күп түгел. Салават Фәтхетдиновны да чакырасым килгән иде... Үзебездән ди-джей Радик Яруллин, Радик Юльякшин, Айрат Сафин, Сөмбел Билалова һ.б. катнашты. Киноны татар халкына да, башка милләтләргә дә кызыклы булсын дигән принциптан чыгып эшләдем. Татар йолдызларының үз тамашачысы бар бит. Алар да игътибар итәчәкләр дип уйлыйм.

- Димәк, сез прокат мәсьәләсен дә хәл итмәкче буласыз?...

- Әлбәттә, кинотеатрларга тамашачыларны җыештырырга (мишәрләрдә җыю шулай диләр - М.К) исәплибез. Сәхнә йолдызларын зур экраннарда күрергә килерләр дип уйлыйм. "Үзеңнең гаиләңне саклап калыр өчен син нәрсәгә әзер?" - бу сүзләр киноның төп слоганы булып тора... Өеңдә бәрәкәт, яныңда газиз балаң, сине яраткан ирең булганда, теләсә кем сине бәхетле хатын-кыз дип атый. Сюжет эчтәлегенә килгәндә: Алия һәм Дамир гаиләсендә дә барысы әйбәт бара. Кайберәүләр бары тик хыяллана гына торган әйберләр дә инде тормышка ашкан аларның. Алия моның һәрвакыт шулай булачагына чын күңелдән ышана. Ләкин, ни кызганыч, язмыш ишеккә шакыганда, без көчсез калабыз шул. Алиягә иренең автокатастрофада һәлак булганлыгы турында хәбәр итәләр. Бер мизгелдә аның тормышы асты-өскә килә. Бу ханым хәсрәтне авыр кичереп, кызы белән берүзе генә кала. Ләкин иренең һәлак булганын аңларга да өлгерми, Алия сәер хат табып ала, шуннан соң тормыш иптәшенең үлеме очраклы түгеллеген аңлый. Героиня тикшеренү башлый. Алия һәм аның кызы Адилә язмыш бураннарына каршы тора алырмы? Исән калырмы? Безнең кинокартина гаилә кыйммәтләрен саклап калуга багышлана. Фильм ахырында кадр артында танылган дизайнер Римма Аллямова гаиләнең нәрсә икәне хакында нәтиҗә ясый. Ислам динебез ягыннан һәр кешегә гаилә кору изге эш санала.



Кайчандыр Казанда эшләгән коллегабыз Арслан Ганиев "Мәхәббәт - йөрәк эше" фильмының куючы операторы булды. Кино турында аның фикерләре дә кызыклы:

- Безнең студиябез өчен нәфис фильмны төшерү беренче тәҗрибә булып тора. Фильм 3 ел әзерләнде. Бер елдан артык төшердек, бер ел пост продакшн алды һәм бер ел "Централ партнершип" компаниясе белән тавышландыру (дубляж) белән шөгыльләндек. Төшерү процессы сериал форматында башкарылды, ягьни сценаны бер вакытта берничә камера белән төшерә идек. Актерлар - продюсерның дуслары - барысы эш кешесе, шуна күрә ял көннәрне эшләргә туры килде. Аллага шөкер, башкарып чыктык. Ике көн дәвамында бертуктаусыз эшләгән чаклар артта калды. Бервакыт камера артында хәтта йоклап ук киткән идем... Сүз дә юк ара идек, ләкин максатка ирешү хыялы безгә бирешергә ирек бирмәде.

- Арслан, теләгегезгә ирештегез алайса?..

- Фильмда төп вазыйфабыз режиссерның уй-фикерләрен сурәткә күчерү иде. Тамашачыга аңлаешлы итеп житкерә алдыкмы-юкмы, аны инде тамашачы үзе әйтер. Моңарчы күбрәк документаль һәм тәрбия-агарту юнәлешендә фильмнар, коммерция роликлары ясый идек. Нәфис фильмны әзерләү безнен өчен бик зур тәҗрибә булды.

Мәскәүдә яшәүче татар егетләре әнә шундый фәлсәфи хезмәт башкарганнар. Кешелек кыйммәтләре, гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында бәян ителәчәк картинаны 5 март көнне "Мир" кинотеатрында 19.00 сәгатьтә карарга мөмкин булачак. Казан тамашачысы Мәскәү киносын кабул итсә, егетләр киләчәктә дә мондый юнәлештәге проектларны тормышка ашырырга ниятләүләрен яшерми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: