Зәй офыклары

Муллыкны үзләре булдыра

Чыбыклыда элек-электән таза тормышлы, үҗәт халык яши. Авыл урамнарын берсеннән-берсе матур заманча йортлар бизи. Кеше көннән-көн тормышка аеграк акыл белән карый, ди, авылдашлары өчен сөенеп, авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлеге башлыгы Шәфыйк Хәмидуллин. Шундый авылдашларымның берсе Нәбиуллиннар гаиләсе белән якыннанрак танышу ниятеннән, алар йортына узам. Өйалды бакчасында розалар, капка төбеннән...

Чыбыклыда элек-электән таза тормышлы, үҗәт халык яши. Авыл урамнарын берсеннән-берсе матур заманча йортлар бизи. Кеше көннән-көн тормышка аеграк акыл белән карый, ди, авылдашлары өчен сөенеп, авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлеге башлыгы Шәфыйк Хәмидуллин.

Шундый авылдашларымның берсе Нәбиуллиннар гаиләсе белән якыннанрак танышу ниятеннән, алар йортына узам. Өйалды бакчасында розалар, капка төбеннән үк алмагачлар, аллы-гөлле чәчәк­ләр үсеп утыра. Йортта заманча җиһазлар. Һәр бүлмәдә бөтен уңайлыклар тудырылган. Шушындый матур йортны тагын да төзекләндерү эше башлап җибәргәннәр. Мондый муллык, матурлык әллә каян килмәгән. Болар барысы - гаиләнең тырыш хезмәт җимеше. Йорт хуҗасы Раяс күп балалы гаиләдә үскән. Ул - гаиләдә 12нче бала. Әтисе Хәбибулла агай да гомер буе авыл хуҗалыгында мал табибы булып эшләгән.

- Хәрби хезмәттән кайткач, каядыр китеп эшләү дигән нәрсә башка да килмәде, төпчек бала буларак, авылда калдым, - ди ул.

Раяс Биектаудан авылга укытучы булып килгән Зөбәрҗәт ханым белән гаилә кора, ике кыз, бер малай үстерәләр. Раяс 31 ел авыл хуҗалыгында хезмәт куя, механизатор булып эшли.

Нәбиуллиннар ныклы шәхси ярдәмче хуҗалык булдырганнар. Алар абзар тутырып терлек, сарай тулы кош-корт асрыйлар.

Авылда бүген техникасыз тормыш алып баруы бик кыен. Раясның көпчәкле тракторы, "МАЗ" һәм җиңел машинасы бар. Абзарыңда 20 башка якын мөгезле эре терлек басып торганда, печән-салам кайгыртуда кемнеңдер ярдәменә ышанып тору акылсызлык булыр иде. Уңган хуҗаның булганлыгы әллә кайдан күренеп тора. Терлекләр алды азык белән тулы, аслары да чиста, ялт иткән. Аерым бүлмәдә яшь бозауларга махсус урын ясап куелган.

Раяс үз куллары белән сыер саву аппараты ясаган. Хәтта тракторга тагып печән җыю җайланмасы да уйлап тапкан ул. Ул быел печәнне хәтсез хәстәрләгән, бу эштә аңа улы Ринас та ярдәм иткән. Зәй политехник көллиятендә белем алучы кече Нәбиуллин - әтисенең генә түгел, әнисенең дә уң кулы.

Шуның кадәр мал-туар өстенә, бакчачылыкка да ныклы игътибар бирә алар. Сер түгел, күпчелек гаиләләрдә бакча эше хатын-кызга йөкләнгән. Нәбиуллиннарда бөтен эш уртак. Яшелчә, җиләк-җимеш бакчасында, көндез шәм яндырып эзләсәң дә, чүп таба алмыйсың. Дүрт төрле бәрәңге, мал чөгендере, кызыл чөгендер, кишер, кәбестә - һәрнәрсә рәт-рәт булып урын алган. Бакча җиләген үрчетү өчен җир әзерләгәннәр. Үзләрен иртә яздан кыяр-помидор белән тәэмин итәрлек теплица да корып куйганнар.

Зөбәрҗәт Шамилевна Чыбыклы мәктәбендә башлангычларга белем бирә. Район күләмендә әйдәп баручы укытучыларның берсе ул.

Татар авыллары әкренләп яңача яши башлады. Ә колхозлар таркалгач, авыл халкы, алга таба бер генә көн дә яши алмабыз, дип уйлаган иде бит. Ялгышканнар, күрәсең. Шатлыкка, авылларда Нәбиуллиннар тырыш хезмәтчәннәр көннән-көн арта тора. Ә җирне, авыл тормышын чын-чынлап яратучы кешеләр булганда, татар авыллары таркалмас дип өметләнәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: