Зәй офыклары

Наркотик матдә саклаган өчен - 4 ел

Зәй шәһәр прокуратурасы 37 яшьлек ир-атка наркотик матдә юнәткән һәм аны саклаган өчен кузгатылган җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды. Ул интернет челтәрендәге билгесез сайт аша наркотик матдә сатып алырга теләве турында хәбәр сала һәм терминал аша 2 мең сум акча күчерә. Соңыннан Чаллыда билгеләнгән урыннан кара пакеттагы наркотик матдәне...

Зәй шәһәр прокуратурасы 37 яшьлек ир-атка наркотик матдә юнәткән һәм аны саклаган өчен кузгатылган җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды. Ул интернет челтәрендәге билгесез сайт аша наркотик матдә сатып алырга теләве турында хәбәр сала һәм терминал аша 2 мең сум акча күчерә. Соңыннан Чаллыда билгеләнгән урыннан кара пакеттагы наркотик матдәне барып ала. Полиция хезмәткәрләре наркотик матдәне Зәйдә әлеге ир-ат яши торган адрес буенча табып ала. Хәзер суд карары буенча ул 4 елга ирегеннән мәхрүм ителде, карар әлегә үз көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: