Зәй офыклары

Насыйровлар һәр эштә актив

Югары Мәлем авылында яшәүче Ландыш белән Илназ Насыйровларны агымдагы елда кышын "Спортлы гаилә" район фестивалендә чыгыш ясаганда күреп, сокланган идем. Фестиваль биремнәрен төгәл, җитез үтәп, I урын яулады әлеге гаилә. Уллары Фидан белән Азамат та әти-әтиләреннән калышмый, аларның нинди дә булса спорт төрен үз итүләренә шик юк. Гомумән, алар авылның...

Югары Мәлем авылында яшәүче Ландыш белән Илназ Насыйровларны агымдагы елда кышын "Спортлы гаилә" район фестивалендә чыгыш ясаганда күреп, сокланган идем. Фестиваль биремнәрен төгәл, җитез үтәп, I урын яулады әлеге гаилә. Уллары Фидан белән Азамат та әти-әтиләреннән калышмый, аларның нинди дә булса спорт төрен үз итүләренә шик юк. Гомумән, алар авылның җәмәгать эшләрендә, мәдәният йортында узган чараларда теләп катнашалар 2011 елда Насыйровлар авылда "Яшь гаиләләр" конкурсында да җиңүче булган.

Насыйровлар - икесе дә педагоглар, Ландыш - рус теле, Илназ тарих һәм җәмгыять белеме укыта. Ландыш быел "Ел укытучысы" бәйгесендә "Сыйныф җитәкчесе" номинациясендә призлы урын алды. Яшь гаилә төп нигездә мал-туар асрап, матур итеп яши. Авыл йөзен Насыйровлар кебек актив гаиләләр билгели дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: