Зәй офыклары

“Нечкәбил” конкурсы старт алды

Хатын-кыз матурлыгы, ана һәм гаилә конкурсы "Нечкәбил-2015" ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән үткәрелә. Бу конкурс быел унберенче мәртәбә оештырыла. "Нечкәбил" ун ел эчендә киң масштаблы, танылган һәм көтеп алынган социаль-мәдәни республика проектына әйләнде. Ул татарстанлылар тарафыннан гаилә кыйммәтләрен ныгытучы проект буларак кабул ителә. Июнь аенда районнарда сайлап алу турлары...

Хатын-кыз матурлыгы, ана һәм гаилә конкурсы "Нечкәбил-2015" ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән үткәрелә. Бу конкурс быел унберенче мәртәбә оештырыла.

"Нечкәбил" ун ел эчендә киң масштаблы, танылган һәм көтеп алынган социаль-мәдәни республика проектына әйләнде. Ул татарстанлылар тарафыннан гаилә кыйммәтләрен ныгытучы проект буларак кабул ителә. Июнь аенда районнарда сайлап алу турлары уза, ә конкурсның ярым финалы 6 сентябрьгә планлаштырыла, конкурска нәтиҗәләр 28 ноябрьдә Әниләр көненә багышланган чаралар кысаларында ясалачак. Зона турлары өч үзәктә уза, Зәй районы вәкилләре 20 июньдә Мамадышка барачак.

Конкурста яшь әниләр, 45 яшьтән үткән хатыннар да катнаша ала. Бәйгедә катнашучы гаиләсе, үзе, балалары уңышы, гаилә кыйммәтләре, милли традицияләр турында бәян итеп, аш-су әзерләү осталыгы тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Конкурста катнашу өчен гаризаларны nechkebil@yandex.ru электрон почтасы яки 8(843) 205-58-08 факсы аша җибәрергә мөмкин. Бәйге турында тулырак мәгълүмат: www.nechkebil.ru сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: